Бүген Лаеш районында “Мочалище”күлендә балык тоткан вакытта чак кына ике балыкчы суга батып үлмәде. Тиз арада килеп җиткән коткаручылар ярдәме белән генә балык тотучылар исән калдылар.
Фаҗига турындагы хәбәр Лаеш районының № 118 янгын сүндерү сагына 10 сәгать 31 минутта килә. Янгын сүндерү сагының хезмәткәрләре үз чиратында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенең Лаеш бүлегенә хәбәр иттеләр. Фаҗига булган урынга Кече күләмле суднолар дәүләт инспекторлары “Нива” машинасында чыктылар. Алар белән бергә ГАЗ – 66 янгын сүндерү машинасында Лаеш районының 14 нче янгын сүндерү сагының коткаручылары да ярдәмгә ашыктылар. “Мочалище”күленә килгәч МЧС хезмәткәрләре ир кешеләрнең кычкыруларын ишеттеләр. Тутырылган көймә ярдәмендә Кече күләмле суднолар дәүләт инспекторлары бата торган балык тотучылары янына килеп, аларны судан ярга алып чыктылар. Ашыгыч ярдәм берсенә дә кирәк булмады. Коткару операциясенә бер сәгать вакыт китте.