«Исән калу » маршрутын Казан укучылары уңышлы узды

2010 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе
 

«Исән калу» маршруты – “Куркынычсыз мәктәп”нең шәһәр ярыш төрләренең берсе. Бүген әлеге тур буенча 7 шәһәр командасы  үзләренең район данын якладылар. Яңа – Савин районы өчен  №89 нчы мәктәпнең кадет сыйныфы чыгыш ясады. Нәкъ менә бу командага шоба буенча беренче булып барлык этапларны татып карарга насыйп булды. Ярышларның иң зур дистанциядә “исән калу”маршрутында укучыларның якынча 3 сәгать вакыт китте.  Маршрутка чыгыр алдыннан, судья команданың ашыгыч ярдәм аптечкасын һәм туристик кирәк – яракларын  җентекләп тикшерде.

Билгеләнгән ориентир буенча яшь коткаручылар юлга чыктылар. Иң башта аларга чын пычкы белән 20см. бүрәнәне кисәргә туры килде. Беррәттән команданың капитанына 10 метр ераклыктан бинокль ярдәмендә кәгазьдә язылган сүзне укырга кирәк булды. Бу биремгә команданың 3 минут вакыт китте. Чокырлы урыннарны ярышның оештыручылары очраклы гына сайламаганнар, чөнки катнашучылар табигатьнең барлык кыелыклары белән көрәшә белергә тиеш. Тау бите буенча төшү, 15 м. биеклектәге тауга менү һәм траверс белән төшү һ.б. – болар барысы да укучылар өчен яңалык түгел, чөнки аларның күбесе күптәннән туристик спорт белән шөгыльләнәләр.  

- Бүген без чираттагы Казан укучылары арасында “Куркынычсыз мәктәп” ярышларын ачтык. Ярышларның беренче төре – “исән калу” маршруты иде. Без әлеге төрне кыелаштырып региональ дәрәҗәсенең таләпләренә туры китерегә тырыштык, - дип әйтте гражданнар саклау идарәсенең җитәкче урынбасары полковник Марат Фәйзерахман. Былтыр безнең укучылар “Куркынычсыз мәктәп” ярышларында беренче урынны яуладылар, быелда Татарстан командасы яхшы резултатларын күрсәтер дип ошанып калам.   

- Дистанцияне узарга кыенлык тудырмады, ә кызыксыну уятты. Барлык этапларда да без бер – беребезгә ошанып тотынып тордык, чөнки кыелыкларны бергә узарга җиңелрәк. Кызлар да безнең артан калышмадылар.Ярышларның таләпләре дә бик җитди иде, дулкынланырга да туры килде, - дип әйтте команданың капитаны.

Ярышның соңгы этабында укучыларны медицина өлкәсендә тикшерделәр. Ике җәрәхәтләнүчегә кул астындагы булган материалдан шина салырга һәм аякны бинт белән чорнарга кирәк булды. Таләпчән жюри әлеге эшнең сыйфатын карадылар, аларны укучыларның җәрәхәтләнүче нинди ысул белән транспортировка ясаулары кызыксындырды.  

 Финишка яшь коткаручылар арып, ләкин канәгать булып килделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International