Бүген сәгать биштә Төркия башкаласының Аксу өязендә россия туристлары белән автобус капланды. Әлеге автобус Алания курортыннан Памуккале туристик үзәгенә барды. Ачыкланмаган сәбәпләр буенча россия туристлары белән тулган автобус 15 метрлы биеклектән Аксу елгасына төште. Барлыгы атобуста 41 кеше иде: йөртүче, экскурсия йөртүчесе һәм 38 РФ гражданнары.
12 май көнне Чаллы шәһәренең Түбән Кама ГЭС мантаж мәйданының машина залында шартлау турындагы хәбәр ТР буенча федераль янгынга каршы 4нче отряданың 18нче янгын сүндерү бүлегенең радиотелефонистынан 15 сәг. 10 мин килде. Шартлау нәтиҗәсендә, куе төтен барлыкка килде . Ачык ялкын күзәтелмәде. Фаҗига нәтиҗәсендә бер кеше үлде, 10 кеше җәрәхәтләнде. Шартлау булган урында 50 янгын сүндерүче һәм коткаручылар эшләде. ГЭСта барлык эшләр дә нормада, бернинди җимерүләр юк, энергияне сүндермәделәр.
9 май көнне Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышына 65 ел тулуына зур тантана узды. Тантананың кульминацион ноктасы булып Меңъеллык мәйданында хәрби парадның узуы булды. Казан Кремель стеналары кырыеннан икенче Бөтендөнья сугыш вакытыннан Кызыл Армия солдатларының хәрби киемен киеп, колонна узу гадәте, яңадан торгызылды. Концерт программасында меңгә якын артистлар һәм башкаручылар катнашты.