Бүген Янгынга каршы дәүләт хезмәт бинасында 30 апрель көнне булачак Россия янгын сүндерүчеләр көнне уңаеннан зур тантаналы концерт узды. Бәйрәмдә чакыручылар арасында ТР буенча ОФПС-7 барлык составы һәм янгын сагының ветераннары булды. Нәкъ менә бу бәйрәмдә янгын сүндерүчеләр бергә җыелышып тәҗрибәләр белән алмашыналар, бер – берсен тәбриклиләр, ветераннар исә, үзләренең яшьлеген, хезмәт иткән көннәрен искә төшерәләр. Тантаналы концертны “ТР буенча ОФПС - 7” дәүләт учреждения җитәкчесе, эчке хезмәт полковнигы Рафаэл Мотыгуллин ачып җибәрде: Барлык ветераннарны, хезмәтәшләрне, янгын сүндерүчеләрне бәйрәм белән котлыйм. Тәүлекнең 24 сәгатенә без үз эшебезне башкарабыз, фаҗигагә эләккән кешеләрне, кеше гомерен коткарабыз. Мин Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең җитәкчесе эчке хезмәт генерал - майор Рафис Хәбибуллин исеменнән сез башкарган эшегез өчен бик зур рәхмәтләремне әйтәсем килә. Иң зур рәхмәтләремне безнең ветераннарга белдерәм, алар сугыш елларында Ватанны саклау өчен үзләренең бурычларын үтәделәр. Без һәрвакытта сезнең батырлыгызны һәм чиксез зур эшегезне хәтерлибез һәм онытмыйбыз. Бүген зур миссияне янгын сүндерүчеләр башкара. Без янгынны гына сүндермибез, без куркынычның барлык төрләре белән эшлибез. Барыгызга да сәламәтлек , уңышлар, бәхетләр телим. Залда ветераннар да утырдылар, алар пенсиягә чыксалар да, барыбер янгын сүндерү сагында эшләүләрен дәвам итәләр. Шундыйларның берсе Алексей Черкасов, аңа күптән түгел генә 55 яшь тулды. Үз чиратында ул янгын сүндерүчеләрне котлады, аларга уңышлар теләде: - Шуны истә тотыгыз бу эш кенә түгел – бу безнең тормышыбыз!
Кичә бик күңелле узды.