Бүген Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәте идарәсендә янгын сүндерү буенча өйрәтмәләр узды. Бина янына 12 янгын сүндерү машина килде. Янгын – тактик өйрәтмә буенча янгын 7 нче катта архив бүлмәсендә кыска ялганыш нәтиҗәсендә чыкты. Әлеге янгында идарәнең өч хезмәткәре бина эчендә кала. Өчесенең берсе бинаның түбәсенә менергә өлгерә, ә икесе бүлмәдә кала. Калган хезмәткәрләр исә урамга чыгарга өлгерәләр. Әле күптән түгел генә, февраль аенда, янгын сүндерүчеләргә наркоконтроль идарәсенең тир бүлмәсендә чын янгынны сүндерергә туры килде. Шуның өчен, мондый бердәм өйрәтмәләр, янгын сүндерүчеләр өчен дә һәм наркоконтроль идарә хезмәткәрләре өчен дә кирәк һәм файдалы.
- Бүген чараларның төп планы буенча Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәте идарәсендә янгын сүндерү буенча һәм хезмәткәрләрнең эвакуация буенча өйрәтмәләр узды. Безнең хезмәткәрләребез 2,5 минут эчендә бинадан чыктылар, - дип әйтте Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәте идарәсе оештыру – мобилизация хезмәт бүлегенең җитәкчесе Батыр Батериков. – Мондый өйрәтмәләрне без ел саен уздырабыз, алар чын янгын чыккан очракта кеше гомерен саклап калу өчен кирәк. Кешеләрне коткару өчен коткаручылар 30 һәм 50 метрлы авто баскычны кулландылар. Түбәгә янгын сүндерүчеләр 50 мертлы баскыч буенча үзе йөри торган люлька ярдәмендә менделәр һәм шартлы җәрәхәтләнүчене коткардылар. Табиблар аңа кирәкле ашыгыч ярдәм күрсәттеләр.
- Әлеге өйрәтмәдә без МВД , ашыгыч ярдәм, һәлакәт медицинасы һәм наркоконтроль идарәсенең спецназлары белән бергә эшләдек,- дип әйтте өйрәтмәләр нәтиҗәсендә ТР буенча ОФПС – 7 җитәкченең урынбасары эчке хезмәт полковнигы Олег Мамаков. Барлык хезмәтләр оператив рәвештә үз эшләрен эшләделәр, янгынның таралуы юк иттеләр. Янгынның мәйданы 20 кв. метрны тәшкил иткән. Безнең янгын сүндерүчеләр янгынны 30 минут эчендә ликвидацияләделәр. Барлыгы янгын – тактик өйрәтмәдә 32 янгын сүндерү че һәм 12 янгын техникасы катнашты.