Бүген 13 сәгать тирәсендә Казан Үзәгендә бер йортның стена ишелеп төште. Ишелү ишек алдында булды. Дүрт катлы бинада күптәннән беркемдә яшәмәде. Ашыгыч ярдәмнәрне туй салонның хуҗасы чакырды. Аның салоны ишелеп төшкән йортның каршында урнакан.
Ишелүнең мәйданы 15 кв. м. тәшкил иткән. Әлеге урында 2 янгын сүндерү расчетлары, 2 Казанның эзләү – коткару отряданың дежур сменасы һәм Казанның ПСО МЧС Россия кинологлар төркеме эшләде. Махсус өйрәтелгән коткару – этләре ишелгән өем арасыннан җәрәхәтләнгән һәм үлгән кешеләрне тапмадылар.