Рафис Хәбибуллин Сугыш ветераны Миргәлим Яруллинны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады

2010 елның 6 мае, пәнҗешәмбе
 

“Бөек Ватан сугыш ветераннарына намус һәм дан. Әгәр дә сез бу җиңүне җиңмәгән булсагыз иде, без  бу дөньяда булмас идек” – шундый сүзләр белән Россия гадәттән тыш хәлләр минитрлыгы Татарстан Республика буенча баш идарәсенең башлыгы эчке  хезмәт генерал – майоры Рафис Хәбибуллин Бөек Ватан сугышының ветеранына Миргәлим Яруллинга чәчәк бәйләмен бүләк итте. Рәхмәт сүзләре белән Рафис Хәбибуллин ветеранны Бөек җиңүнең 65 еллыгы белән тәбрик итте. 

Миргәлим Яруллин кадерле кунакларны урамнан ук каршы алды, аннан соң алар фатир эченә керделәр, анда исә аларны Миргәлим Яруллинның тормыш иптәше Наилә Яруллина каршы алды. Бергә алар менә инде 65 ел гомер итәләр. Гайләләрен 1945 елның 6 сентябрьдә корып җибәрделәр. Миргәлим Яруллин Югары Ослан районының Татар Макулова авылында дөньяга килә. Найлә ханым да нәкъ шул авылдан була. Алар бер – берсен сугышка кадәр үк беләләр иде. 

 

Армиягә Миргәлим абый 1940 елда погранвойскка китә, ә фронтка ул 1942 елда Дальний Востокка эләгә. 1941 елның июненнән алып 1945 елның маена кадәр Үзәк һәм 3нче Белорусс фронтында хезмәт итә. 1944 елда Харьковда хәрби – политика училищены бетерә. Үзенең җилкәсендә ул иҗтимагый кыенлыкларын да күтәреп бара – ул ату батольонның комсоргомы була. Курская дуганың сугышы вакытында ул яралана. Көнчыгыш Пруссия аша уза, Кегинсбергны азат итә, Берлинны ала, Прагага хәтле барып җитә, нәкъ менә шунда сугыш  бетә дә инде.  Миргәлим абыйга сугышта күрсәткән батырлыгы һәм кыюлугы  өчен  1 дәрәҗәдәге Бөек сугышының ордены бирелә. Аның күкрәгендә башка медальләр дә балып тора: Кызыл йолдыз ордены, “Хәрби хезмәт” медале, “Кенигсбергны алу” медале , “Берлинны алу” медале, “Германия өстеннән җиңүне яулаган” өчен медаль.

 

Татарстанның  МЧС башлыгы Миргәлим Яруллига яшь буыннарга һәм бүгенге янгын сүндерүчеләргә зур профессиональ тәҗрибә биргән өчен бик зур рәхмәтләрен белдерде.

 

- Сез яшь буыннарга бик күп тәҗрибә биргәнсез. Мин сезгә чын йөрәктән рәхмәт әйтергә килдем, – дип әйтте Рафис Хәбибуллин. – Бүгенге көндә тарихны төрлечә сөйлиләр. Ләкин, сез исән булган чагында, тарихны беркәмдә алмаштыра алмый. Сез ул тарихның шахиты, Сез үз күзләрегез белән сугышны күргән кеше, Сез Берлинда, Курский дугада сугышкан кеше. Чын күңелдән сезгә саулык – сәламәтлек, бәхет, шатлык телим. Җиңү көне белән Сезне!  

 

Миргәлим Яруллин янгын сүндерү сагында 37 ел хезмәт итә. Хезмәте 1947 елда №1 янгын сүндерү сагының отрядында янгын сүндерү рядовоеннан башланды. Аннан соң МООП ТАССР Кузнечихинский район бүлегенең район янгын сүндерү инспекторы булып эшли. 1950 елда ВПО МВД СССР (Ленинград шәһәре) составының офицер  камиллек курсларын бетерә, Казанга“Кинопленка” заводының саклау буенча №16 нчы  ВПЧда янгын сүндерү профилактика буенча инструктор должностенә күченеп килә.  1960 елда МВД РСФСРның Свердловск янгын – техник училищесын читтән торып  уку бүлеген  бетерә.  1965 елдан алып  1975 елга кадәр СК Киров исемендәге заводын саклау буенча №13нче ВПЧ җитәкченең урынбасары должностендә була. МВД ТАССР янгын сүндерү идарәнең янгын сүндерү штабының җитәкче ярдәмчесе дәрәҗәсенә күтәрелә.  1978 елда эчке хезмәт подполковник званиясендә лаеклы ялга чыга. Янгын сүндерү хезмәтендә дә ветеран медальләр белән бүләкләнми калмый –  медальләр  “Керсез хезмәт” өчен (өч дәрәҗәсе дә), “Хезмәт ветераны”, “Казанның 1000 еллыгы”өчен.

 

1995 елда Миргәлим абый Наилә апа белән алтын туйларын билгеләп үттеләр. Найлә апада Миргәлим абый кебек сугышта катнашкан, ул һава һөҗүменә каршы гаскәрендә хезмәт иткән. Алар икесе дә сугышка очрашу һәм аерылышмас өчен бардылар. Ике малай тәрбияләп үстерделәр, оныкларга бик бай, хәтта оныкчылар да бар аларның. Нәкъ менә алар өчен Миргәлим абый Наилә апа белән барлык сугыш кыенлыкларын җиңеп чыктылар. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International