Бүген Россия Янгын сүндерүчеләр көне уңаеннан Совет районының 11нче балалар интернатында яшәүче малайларга һәм кызларга зур кызыл машинада янгын сүндерүчеләр кунакка килделәр. Алар балаларга бәйрәм ярышын уздырдылар. Ярыш алдында балалар ике командага бүленделәр, ярышның төп максаты булып чын янгын сүндерүчеләр кебек эшне дөрес һәм тиз башкару иде, чөнки әлеге эштә һәрбер минут кадерле.
Балалар янгын сүндерү җиңенә стволны тоташтыру техникасын бик тиз үзләштерделәр. Бу биремне тиз эшләгәннән соң, алар икенче биремне эшләргә ашыктылар- мишеньга су агымы белән ату. Интернатта яшәүче малайлар һәм кызлар һәр биремне төгәл һәм дөрес итеп башкардылар, алар хәзер техниканы гына түгел, ә хәтта янгын сүндерү җиңен дә төрергә өйрәнделәр. Тагын янгын сүндерүчеләр балаларга янгында җәрәхәтләнгән кешегә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү күнегүләрен аңлаттылар. Балалар үз чиратында шартлы җәрәхәтләнүчегә марля бәйләвечен бәйләделәр һәм аны куркынычсыз урынга алып бардылар.
- Миңа янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемен кияргә һәм янгын сүндерү шлангыннан атарга бик ошады. Мишеньга мин бик тиз эләктем, - дип әйтте Шаронов Леонид, интернатның 6 сыйныф укучысы. Тагын мин җәрәхәтләнгән кешегә кулын бәйләргә өйрәндем. Кешене коткару һәм янгынны сүндерү җиңел эшләрдән түгел икәнен аңладым.
Ярышның соңгы этабында балалар газдан һәм төтеннән саклау җиһазын, биткә махсус противогаз һәм 15 килограмлы һава балонын киеп берникадәр араны чабып кире командага кайттылар. Алар хәзер янгын сүндерүчеләрнең эше нинди авыр булуын үзләре татып карадылар. Гомумән әйткәндә, балалар йортына килгән һәрбер кунак, бигърәктә формада булган кеше тәрбияләнүчеләр өчен бик кызыклы һәм көтеп алынган.
- Безнең учреждениябез ябык, ә янгын сүндерү хезмәтнең килү балалар өчен бик кызык. Ярыш вакытында аларның күзләре ялтырый иде, дип әйтте Сергей Усачев, 11нче балалар интернатының физкультура укытучысы.- Аларны бөтен нәрсә кызыксындырды- янгын сүндерүчеләрнең хәрби киеме, кызыл янгын сүндерү машинасы. Ярый әле бүген малайлар үз күзләре белән чын ир кешенең һөнәрен күрделәр һәм таныштылар, чөнки алар армиядә хезмәт итергә, теге яисә бу хәрби бүекчәләрдә эшләргә эзер булырга тиешләр- бу чын ир кеше эше. Киләчәктә дә, безнең тәрбияләнүчеләр әлеге һөнәрне сайлар дип ошанып калам.
Ярышлардан соң янгын сүндерүчеләр Россия Янгын сүндерүчеләр көне уңаеннан балаларга шоколад һәм кыстыргычлар бүләк иттеләр.