Янгын сүндерүчеләр урманчылар белән бергә урманнарны янгыннардан саклыйлар

2010 елның 23 апреле, җомга
 

  Бүген Питрәч районында Лаеш урманчылык территориясендә республика урманнарны сүндерү буенча янгын сүндерү өйрәтмәләре узды. Мондый өйрәтмәләрне ел саен үткәрәләр, бигрәктә көз һәм җәй вакытларында, чөнки бу айларда янгын куркынычсызлыгы урманнарда шактый үсә. Практик өлешен күрсәтү алдыннан, өйрәтмә кунакларына  урман янгыннарны сүндерү өлкәсендә яңалыкларны күрсәттеләр. Пилотсыз оча торган аппарат апробацияләнгән, ул урманнарны күзәтеп тора, учакның кабынып китү урынын билгели. Кыен булган һәм бик еш кабынып китә торган урыннарга видео камераларны куерга тәкъдим ителә, алар  ярдәмендә янгынны кая булганның күрергә мөмкин була. Шулай ук, Республика геоинформацион системасының эшләвен күрсәттеләр. Әлеге система ярдәмендә теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы урман участогын карарга була, һәм бу система сайлап алынган участок буенча тулы анализ бирәчәк.

 Өйрәтмәнең планы буенча   Питрәч районының Лаеш урманчылыгында янгын чыкты. Шом буенча ТР буенча федераль янгынга каршы бүлекчәләре һәм ТР янгынга каршы хезмәте, ТР урман хуҗалыгы министрлыгының хезмәтләре чыктылар. Өйрәтмәдә торак пунктларны һәм урман массивларын саклап калу, янгынны сүндерергә дигән вазыйфа куелды. Фаҗига булган урынга беренчеләр булып урман хуҗалыгының хезмәткәрләре килделәр, алар кул астындагы чаралар керәк, китмән  ярдәмендә янгын чаккан  территорияне казырга тотындылар. Махсус техника да үз ярдәмләрен күрсәтте. Бераз соңрак беренче янгын расчетлары да килеп җитте, башта Лаеш урман хуҗалыгының махсус отряды килде, аннан соң якында урнашкан  торак пунктларның янгын сүндерүчеләре килде:  Питрәч, Шәли, Ленино – Кокушкино. Барлыгы МЧСтан янгынны сүндерүдә 9 техника тартылды: 5 АЦ ПЧ – 7, Питрәчтән 2 автомобиль ЗИЛ ПЧ – 124 базасында, Шәлидән 2 АС-14 ППС, Ленино – Кокушкиноның ППС һәм шулай ук шәхси составның 20 кешесе үз эшләрен алып бардылар. Янгынны сүндерүдә җил комачаулык тудырды, шуның нәтиҗәсендә өч кабыну очрагы барлыкка килде. Иң зур участокта янгынны тынычландыру өчен МИ – 8 верталетның ярдәме кирәк булды. МИ – 8 верталетның  штурвалында авиацион звеноның командиры Рөстәм Латыпов утырды:

- Бүген МИ – 8 вертолеты янгын сүндерүдә катнашты. Без янгын сүндерүдә һава көч корылышын кулландык. Әлеге корылыш 5 тонна суны ташый ала, ләкин без әлегә 3 тонна  гына  адык. Гадәттә урман янында елгалар күлләр булган очракта, эшнең барышы тиз бара.

Янгын сүндергән вакытта беренче тапкыр радиоэлемтә буенча эш алып барылды. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе биргән рацияләрне өйрәтмәдә катнашкан барлык катнашучыларга да бирелде. Урманны сүндергән вакытта рация буенча гел радиоэлемтә алып барылды.  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе, оператив тэәсир итү идарәсе янгын сүндерү хезмәтенең дежур сменаның җитәкчесе Руслан Сәлимуллин сүзләре буенча радиоэлемтә буенча тәҗрибә уңышлы узды.

- Янгын берничә җирдән чыкты, алар бөтенесе бер – берсеннән ерак иделәр, ләкин барлык зонада алып барылган сүндерүләр турында без барыбызда радиоэлемтә ярдәмендә белеп тордык, дип әйтте Сәлимуллин. Шуның өчен хәзер беренче вазыйфа булып барлык янгын сүндерү бүлекчәләрне, урман хуҗалыкларны һ.б радиостанцияләр белән җиһазландыру тора.        

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International