Агымдагы елда Биектау муниципаль районында 95 янгын чыккан, анда 42 корылма көлгә әйләнеп, 56 корылмага зыян килгән, 7 кеше якты дөнья белән хушлашкан, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре” газетасы.
Бүген Апас муниципаль районының мәдәният йорты каршында тантаналы чара узды. Республика һәм ирекле янгын сүндерүчеләргә АРС – 14 12 янгын сүндерү машиналарын бүләк иттеләр. Тантаналы чарада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә башлыгы эчке хезмәт генерал - майоры Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы һәм Апас муниципаль районының башлыгы Заһидуллин Рәшид Нәҗип улы катнашты.
ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының укыту - методик үзәгенә 50 яшь тулу уңаеннан тантаналы чаралар узды.
Узган якшәмбедә көндезге сәгать берләр – икеләр тирәсендә Кама Тамагы районының бердәм дежур – диспетчерлык хезмәте хезмәткәреннән Лаеш районының Атабай торак пункты янына Кама елгасында 202 кеше белән бер зур боз кисәге ватылып йөзеп китүе турындагы хәбәр килеп ирешә. Боз ярдан 300 метр ераклыкта була. Балыкчылар фаҗигагә юлыккан әлеге урында елганың киңлеге - 7 км, тирәнлеге – 15 метр, ә агым тизлеге сәгатенә 1 км. боз кисәге Кама Тамагы районына агым белән йөзеп тә китә.
Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең матбугат хезмәткәрләре һәм Авиатөзелеш районының надзор хезмәт бүлегенең хезмәткәрләре Авиатөзелеш районының беренче номерлы интернат мәктәбендә укучылар белән янгын куркынычы һәм бозда үзеңне тоту кагыйдәләре буенча дәрес уздырдылар.
Бүген Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең уку - өйрәнү манеж базасында янгын сагының ветераны Николай Лобов истәлегенә багышланган ТР янгын – кулланма спорт буенча дүртенче яшьләр чемпионаты узды.