Янгыннар күп очракта балалар шуклыгы аркасында чыга - ялкын белән саксыз эш итү, янгын кагыйдәләрен белмәү һәм аларны дөрес кулланмау. Янгын куркынычсыз кагыйдәләре бар кешегә дә бердәм, кечесенә дә олысыны да. Балаларга кагыйдәләр өйрәтү, нәкъ менә олылар өстенә ята. Биклән авылының аерым пост янгын сүндерүчеләре янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен балаларга еш исләренә төшерәләр. Экскурсияләр, ачык дәресләр үткәрәләр. Нәкъ менә бүген дә Биклән авылының урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына куркынычсызлык дәресен уздырдылар. Дәрестә Ришат Туктагыл ут сүндргече белән ничек эш итәргә, янгын чыккан очракта нәрсә эшләргә ярамавы турында сөйләде һәм күрсәтте. Шулай ук, балалар белән боз куркынычы турында сөйләшү алып бардылар. Аларга ныклап бетмәгән бозда уйнаган вакытта, ахырда нинди куркыныч нәтиҗәләр булырга мөмкин турында аңлаттылар. Әлеге дәресләрнең төп максаты булып балаларга гади куркынычсыз кагыйдәләренә өйрәтү тора.