Татарстанда Ирекле янгын җәмгыятең саны арта

2011 елның 2 ноябре, чәршәмбе
Ел башынан алып ирекле янгын җәмгыятенең бүлекчәләре мөстәкыйль 132 янгынны сүндерә. 544 янгында алар өстәмә көч буларак катнаша. Ирекле янгын җәмгыяте көче ярдәмендә янгында 22 кешенең гомере коткарыла. Узган атна эчендә Татарстанның ирекле янгын сүндерүчеләре 10 тапкыр янгынны сүндерергә чыга.
 27 октябрь көнне Лаеш районы Кече Елга авылының ирекле янгын сүндерүчеләре янгыннан дуңгызларны һәм дуңгыз фермасын коткаралар. Бинаның түбә җылыткычы яну турындагы хәбәр, янгын сүндерү сагының пультына иртәнге сигезенче яртыда килә. Янгын чыккан урынга ООО “Вамин” дуңгыз фермасының хезмәткәрләре килә. Өч минуттан соң янгын белән ирекле янгын сүндерүчеләре көрәшә башлый. Ферма хезмәткәрләре белән бергә алар янган бинадан 600 баш дуңгызларны коткаралар. Берникадәр вакыттан соң, ирекле янгын сүндерүчеләргә ярдәмгә Лаеш районының 118 нче янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчеләре килеп җитә. Бергәләп алар тиз арада янгынны сүндерделәр. Янгыннан бинаның түбәсе генә зыян күрде. Янгынның сәбәбе хәзерге вакытта ачыклана.
28 октябрь көнне Югары Ослан районының Печищи ирекле янгын җәмгыяте тиз арада шәхси йортта чыккан янгынны сүндерделәр. Янгын төнге уникеләр тирәсендә чыга. Бәхеткә йорт хуҗалары янган бинадан чыгарга өлгерәләр. Тиз арада янган йорттан чыгарга аларга ирекле янгын сүндерүчеләре булыша. Кызганычка каршы ялкын телләре бүрәнәле йортны кыска вакыт эчендә колачлап ала, әмма ялкын күрше йортларга күчмәс өчен, ирекле янгын сүндерүчеләре бар көчләре белән йортларга  су сибеп тордылар. Янгынның сәбәбе ачыклана.
29 октябрь көнне Тукай районының Югары Шелнә авылында җылыткыч җиһазны дөрес кулланмай аркасында шәхси йорт яна башлый. Әле ярый бу авылда ирекле янгын җәмгыяте бар. Алар тиз арада килеп янгынны сүндерәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International