Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең матбугат хезмәткәрләре һәм Авиатөзелеш районының надзор хезмәт бүлегенең хезмәткәрләре Авиатөзелеш районының беренче номерлы интернат мәктәбендә укучылар белән янгын куркынычы һәм бозда үзеңне тоту кагыйдәләре буенча дәрес уздырдылар.
Матбугат хезмәткәре балаларга беренче боз капламасы куркынычы турында сөйләде, үз үзеңне һәм җәрәхәтләнүчене коткару күнегүләрен практик рәвешендә күрсәтте. Практик күнегүләр дөресен әйткәндә сулык бозында түгел, ә мәктәпнең актлар залында узды, коткару җиһазлары буларак спорт инвентарьләре булды. Балалар бик кызыксынып кагыйдәләрне тыңладылар һәм коткару операциясендә катнаштылар.
Янгын куркыныч кагыйдәләре белән интернат мәктәп укучыларны Авиатөзелеш районының надзор хезмәт бүлегенең җитәкчесе Николай Ильич Григорьев таныштырды. Актлар залында 80гә якын укучы утырды, алар барысы да игътибар белән формадагы кешене тыңладылар. Николай Ильич балаларга янгын куркыныч уен турында кисәтте һәм тагын бер тапкыр бердәм коткару номерын искә төшерде. Өйрәтмәләрдән соң балалар “Сам себе МЧС” дигән видеофильм карадылар, ә наздор бүлек хезмәт исеменнән Николай Ильич мәктәпкә янгынгы каршы дигән темага плакатлар һәм футбол тубын бүләк итте.