Үлсәм үләм, әмма балык тотып үләм!

2011 елның 15 ноябре, сишәмбе

Узган якшәмбедә көндезге сәгать берләр – икеләр тирәсендә Кама Тамагы районының бердәм дежур – диспетчерлык хезмәте хезмәткәреннән Лаеш районының Атабай торак пункты янына Кама елгасында 202 кеше белән бер зур боз кисәге ватылып йөзеп китүе турындагы хәбәр килеп ирешә. Боз ярдан 300 метр ераклыкта була. Балыкчылар фаҗигагә юлыккан әлеге урында елганың киңлеге  - 7 км, тирәнлеге – 15 метр, ә агым тизлеге сәгатенә 1 км. боз кисәге Кама Тамагы районына агым белән йөзеп тә китә.

Сәгать өченче яртыга инде коткаручылар утырган Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиазвеносының МИ – 8 вертолеты очып килә. Лаеш гарнизоны җитәкчесе, җирле халык ярдәмендә, кешеләрне боздан ярга күчерү чараларын оештыра. Балыкчыларны коткару операциясендә җирле халыктан алынган һәм оператив төркем көймәләре, һава мендәрле суднолар кулланыла. Шулар ярдәмендә балыкчыларны 20-30 арлап ярга чыгаралар.  Шул рәвешле, барлыгы 202 кеше коткарып калына. Аларның берсенә дә медецина ярдәменең кирәге чыкмаган, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча идарәсе балыкчыларны беренче бозның куркыныч булуы турында тагын бер кат кисәтә.

 

Мәгълүмат “Шәһри Казан” газетасыннан алынды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International