ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының укыту - методик үзәгенә 50 яшь тулу уңаеннан тантаналы чаралар узды. Юбилей уңаенан ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының укыту - методик үзәгенә укытучылар, югары уку йортларыннан һәм филиаллардан җитәкчеләр, шулай ук гражданнар оборонасының ветераннары, предприятие җитәкчеләре һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә башлыклары җыелды. Укыту – методик үзәк коллективын Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә башлыгының урынбасары, полковник Андрей Орлов котлады. - Советлар Союзы таркалуыннан соң ил җитәкчеләре гражданнар оборона үсешенә аз игътибар бирде. Шуның өчен, Укыту - методик үзәк җитәкчеләрнең һәм гражданнар оборонасы штаб башлыгының төп бурыч булып – ул күп еллар буе эшләгәнне саклап калу, - дип әйтте Андрей Орлов. Бу максатка алар уңышлы ирештеләр. Моның өчен бик зур рәхмәтләремне укыту үзәкне саклап калган кешеләргә әйтәсем килә. Шулау ук, бүген залда утыручыларга рәхмәтләремне белдерәм. 2000 елда Рәссәйдә производстволар үсә башлады. Гражданнар оборонасына яңадан зур игътибар бирелде. Юкка гына түгелдер гражданнар оборонасының беренче бурычы булып халыкка табигый һәм техноген характерда булган гадәттән тыш хәл хәрәкәтен өйрәтү тора. Әлеге белем булмаса дәүләт үзен саклап кала алмас, - дип ассызыклап үтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә башлыгы урынбасары. Андрей Орлов кулыннан ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы укыту - методик үзәгенең җитәкчесе Валерий Шкуркин “Максим 1” йөрәк – үпкә реанимация тренажерның сертификатын алды. Моннан тыш, укыту – методик үзәгенең һәм аның филиалның иң яхшы хезмәткәрләре мактаулы грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Тантаналы чараларлардан соң, хөрмәтле кунакларны ТР гадәттән тыш хәлләр министлыгының музее буенча йөрттеләр. Аннан соң, бәйрәм кичке аш мәҗлесе белән тәмамланды.