Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районында эш сәфәрендә. Сәфәр программасында каралган беренче пункт Арчаның Комаров урамында урнашкан янгын сүндерү депосы булды. Депоның яңа бинасының ачылыш тантанасында Президенттан тыш, шулай ук РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге җитәкчесе генерал-лейтенант Игорь Паншин, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе-ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин, Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Нәзиров катнашты.
Бүген ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтенең иң яхшы отряд вәкилләре үзара “ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтенең иң яхшы бүлек командиры” дигән република конкурсның финал этабында ярыштылар.
Мәскәү – Уфа юлының 871 чакрымындагы юл – транспорт һәлакәте турындагы хәбәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кризис хәлләр идарә итү үзәгенә 21 сәг. 55 мин. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан килә.
26.08.2011 ел 24.45 Казан шәһәре, Урман гавань култыгы, елга порты акваториясе, Идел елгасы.
Кроунлайн – 270 CR мотор катеры баржа белән бәрелеште. Катер белән 1982 елгы ир кеше идарә итте. Нәтиҗәдә катерның уң як борты ватылды, катерны су басу куркынычы булмады. 1982 елы ир кеше төрле тән җәрәхәтләре белән КНИИТОга озатылды.
Мамадышта шәхси йортта көчле янгын чыга. Күршеләре әйтүенчә, бу йортта яшәүче гаилә спиртлы эчемлекләр белән бик дус булган.
Республикада хәзер “Торак-2011” янгыннарга каршы профилактика чаралары үткәрелә
Быел 7 айда Татарстанда 2078 янгын булган (былтыргы шушы ук вакыттагыдан 7 процентка кимрәк). “Кызыл әтәч” китергән зыян 38 млн. сумлап исәпләнә (узган елгы 7 айдагыдан 66 процентка кимрәк). Янгыннарда быел 174 кешенең гомере өзелгән, 152сенең тәне каза күргән (былтыр 7 айда 184 кеше үлгән һәм 158енең тәне зыян күргән иде).
Кичә башкаланың Җиңү Проспекты урамнда пассажир автобусы җәмәгать транспорты тукталышында торучыларны бәрдергән. Һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән.
Бүген Парин урамындагы 2013 елгы Универсиада объектында төзелеш күперчәләре җимерелеп төшү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, 8 е хастаханәгә озатылды.
Аларның 7 се Казанның Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, берсе Республика клиник хастаханәсенә китерелде.
“Коткару бөятен дөрес тот һәм ераграк ыргыт, ләкин шуны онытма ул бата торган кеше өстенә түгел, ә янына төшәргә тиеш” , - дип өйрәтте Машаны коткаручы. Мондый өйрәтмәләрне бүген “Заречье” балалар сәламәтләндерү лагерендә барлык балалар да үттеләр. “Куркынычсыз җәй” эгида астында узган әлеге кызыклы һәм бик кирәкле чараны бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр минситрлыгы ТР буенча баш идарә хезмәткәрләре, коткаручылар һәм ОСВОД хезмәткәрләре уздырдылар. Шулай ук, оештыручылар балаларга батучыга беренче ашыгыч ярдәм чараларын һәм гадәттән тыш хәл булган вакытта коткаручылар нинди коткару җиһазлар белән кулланганын күрсәттеләр.