Дүрт аяклы җәрәхәтләнүче коткардылар

2011 елның 8 ноябре, сишәмбе
Ноябрь башында “01” янгын сүндерү  хезмәт пультына Яшел Үзән шәһәренең Тургенев урмындагы 12 йорт торучылардан  ярдәм турында хәбәр килә. Алар, менә инде ничә көн рәттән күп фатирлы йорт подвалыннан эт улаган тавышын  ишетәләр. Этнең подвалга ничек эләгүе беркем дә белми.  Торак йортның торучылары үз көчләре белән этне чыгара алмадылар, шуның өчен ярдәмгә алар 53 нче янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчнләрне чакырдылар. Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр, куелган ситуацияне билгеләп, йорт подвалына керделәр, һәм бернинди кыенлыксыз этне чыгардылар. Барлык коткару операциясенә янгын сүндерүчеләрнең 5 минут вакыт китте. Үзенең дә эте булган  Ольга Гришева сүзләре буенча әлеге этне ул ашата, әчертә, һәм аңа хуҗа табылганчы кадәр үзендә калдыра. Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре сүзләре буенча, әлеге коткару операцияләргә алар һәр көнне чыгалар диярлек- агачтан һәм өй түбәләреннән мәчеләрне алалар, коедан этләрне, үрдәкләрне коткаралар. Бервакыт инвалидлар   реабилитация үзәгенең баскычы астыннан еланны чыгардылар. (соңынан бу елан тузбаш икәнлеге ачыкланды).  Кечкенә коткару эше булса да, җавап итеп янгын сүндерүчеләр һәрвакыт рәхмәт сүзләрен ишетәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International