ТР янгын –кулланма спорт буенча дүртенче яшьләр чемпионатының лидерлар кубогы һәм төп приз Түбән Камага китте

2011 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

 Бүген Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең уку - өйрәнү манеж базасында янгын сагының ветераны Николай Лобов истәлегенә багышланган  ТР янгын – кулланма спорт буенча дүртенче яшьләр чемпионаты узды.

Турнирда Татарстан спортсменнардан тыш, Ульян өлкәсеннән, Чуваш һәм Марий-Эл республикасының яшүсмерләре  катнашты. Ярышның ачылу тантанасында хөрмәтле кунаклар булды Н.М.Лобовның тол хатыны һәм кече улы, шулай ук, янгын сагының һәм янгын  - кулланма спортның ветераннары.   

Татарстанның  ачык чемпионатының төп призына  - кубок һәм тренажер комплексына 14 команда көрәште. Команданың составына өч яшь категория керә – кече яшүсмерләр төркеме, яшүсмерләр һәм олы яшүсмерләр төркеме. Катнашучыларның яше 10 алып 17 яшькә кадәр. Күрше регионың командаларыннан тыш, турнирда ТР буеча федераль янгынга каршы  отряданың 9 физкультура хезмәтенең вәкилләре катнашты. Моннан тыш, Мәскәү районы үзенең командасын чыгарды. Барлыгы катнашучының саны 100 кеше.

Тантаналы ачышта яшүсмер спортсменнарга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә җитәкчесе эчке хезмәт генерал – майоры Рәфис Хәбибуллин теләк белдерде.

- Яшьүсмер спортсменнары һәм чемпионат кунаклары! Әлеге ярышларны без  легендар янгын сүндерүчегә Николай Лобовга багышлап менә инде  дүртенче ел рәттән уздырабыз. Бүген турнирда Николай Лобовның тормыш иптәше һәм кече улы катнаша. Янгын – кулланма спорт буенча ярышларны үз вакытында өештыруга бик куандыра. Николай Матвеевич Лобов янгын сүндерү сагы һәм янгын – кулланма спорт үсеп китү өчен,  бик күп нәрсә эшләде.  Ул янгын сүндерүчеләр гел югарыда, ә янгын – кулланма спорты бөтен дөнья танылуын алсын өчен бик тырышты.  Бүген спортсменнар рәтендә безнең күрше төбәк кунаклары да бар: Ульян өлкәсе, Чуваш һәм Марий – Эл республикасы. Казан шәһәре Россиянең спорт державасы буларак танылган. Минем бүген шуны телисе килә  спорт теләге, осталык һәм сәләт җиңсен. 

Үзенең чыгышы ахырында Россия Гадәттән тыш хәлләр министлыгы ТР буенча баш идарә хезмәткәрләре һәм спортсменнар исеменнән республиканың МЧС башлыгы Николай Лобовның тыл калган хатынына зур чәчәк бәйләмен бүләк итте. “Әлеге чәчәк бәйләме Николай Матвеевич Лобов исеменнән булсын”, - мөрәҗәгатъ итте Рәфис Хәбибуллин Надежда Петровага.

Легендар янгын сүндерүче  гайләсеннән Лобовның улы Казанның торак - комуналь хуҗалыгы һәм  төзекләндерү буенча башкарма комитетының җитәкче урынбасары Александр Лобов  чыгыш ясады.

- Менә инде дүртенче ел рәттән бу манежда без янгын – кулланма спорт буенча яшьләр чемпионатын  уздырабыз. Безнең гайлә өчен бу зур хөрмәт. Шул куандыра ел саен команданың саны арта.  Алтыдан, сигездән башлаган булсак та хәзер инде уннан артык команда катнаша. Зур рәхмәтләремне күрше республикадан килгән спортсменнарга белдерәм. Безнең өчен бу зур хөрмәт, чөнки Казан  -  Универсиаданың булачак башкаласы. Барлык спортсменнарга уңышлар телим.

Җиңүчеләргә булган барлык бүләкләрне Лобов гайләсеннән иде.

Яшь спротсменнарга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  ветераннар совет рәисе Валентин Алексеевич Матвеев мөрәҗәгатъ итте. Ул Николай Лобов белән озак еллар бергә эшләде.

Шуны билгеләп үтәсе килә, әлеге ярышларның сафында спортсменнар гына түгел, ә  Россиянең Гәдәттән тыш хәлләр министрлыгының булачак яшь офицерлары тора. Безгә ветеранарга яшьләр чемпионадында булырга бик шатландыра.  Бу чемпионат Николай Лобов исемен йөртә. Мин Лобов белән бергә 1972 елда эшли башладым. Шуны әйтәсем килә, әлеге спорт төре үсеш алсын өчен, ул бик күп нәрсә эшләде. Ә, яшь спортсменнарга мин яхшы нәтиҗәләрне телим.

Рәссәй һәм Татарстан флагларын күтәрү хокукын алдагы ярышларда җиңгән командага КФК – 5 Казан командасына бирелде. Флагларны күтәргәнән соң, янгын сүндерү оркесторы ярышның ачылуы турында белдерде һәм спортсменнар ярышларга эзерләнә башладылар.

Ярышның программасы ике төрдән тора – тоткарлыклы йөз метрны чабу һәм штурм баскычы буенча укыту башняга менү. Тоткарлыклы йөз метрны беренчеләр булын чемпионатның иң яшь спортсменнары татып карады, ә ахырда үзләренең мастерлыкларын зуррак спортсменнар күрсәтте. Манежның чабу юлындагы каушу һәрбер спортсменда сизелде. 

Тоткарлыклы йөз метрны чапканан соң, спортсменнар штурм баскычы буенча укыту башняга менделәр. Кече төркем баскычның икенче катына менде, ә олылар баскычның өченче катына. Әлеге күз алмаслык  спорт төрендә тиз йөгерүдән тыш, осталык та кирәк. Чемпионатның һәрбер катнашучы профессиональ тренерлары өйрәткән осталыкларын күрсәтергә тырышты.  

Дүртенче яшьләр чемпионатының ябылу тантанасын  Россия Гадәттән тыш хәлләр министлыгы ТР буенча баш идарә җитәкченең беренче урынбасары Таһир Кәримуллин үткәрде.  Ул  барлык спортсменнарга  ярышның яхшы нәтиҗәләре өчен  рәхмәтен белдерде.

Дүртенче яшьләр чемпионаты  нәтиҗәләре буенча өченче урынны КФК – 2 Әлмәт командасы  алды, икенче урынны  КФК – 5 Казан командасы яулады, беренче урынны КФК -1 Түбән Кама командасы алып китте.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International