ТР ирекле янгын сүндерү сагында 2480 кеше эшли

2011 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе
2011 елның ноябрь урталарында ТР 766 ирекле янгын сүндерү хезмәте оештырылды. Шунда 2480 кеше эшли. Янгын белән көрәшергә 606 ирекле янгын командасы әзер. Анда 606 кеше дежур тота. 812 техника хезмәттә тора (357 төп  һәм 455 яраклаштырган техника). 160 ирекле янгын дружинасында 1145 кеше хезмәт итә.  «Дружинниклар» арсеналында 42 мотопомп бар.  Ел башынан алып ирекле янгын җәмгыятенең бүлекчәләре мөстәкыйль 142 янгынны сүндерә. 574 янгында алар өстәмә көч буларак катнаша. Ирекле янгын җәмгыяте көче ярдәмендә янгында 22 кешенең гомере коткарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International