ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2012 ел
сишәмбе

Кичә Кама Тамагы районында Идел елгасында Куйбышев затон бистәсе тирәсендә Буа шәһәренең беренче зональ эзләү – коткару отрядының коткаручылары 1974 елгы ир кешене коткардылар. 


14
май, 2012 ел
дүшәмбе

Түбән Каманың укыту – өйрәнү полигонында ФКУ ОФПС (федераль янгынга каршы 1 отряды) “ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтенең янгын сүндерү хезмәтенең иң яхшы хезмәткәре” исеменә республиканың күрсәтү-конкурсы узды.

Конкурсны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарә җитәкченең урынбасары эчке хезмәт полковнигы Мотыгуллин Рафаил Нурхамет улы ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларга уңышлар теләде.  


12
май, 2012 ел
шимбә

УРМАН БЕТЕ ТОРМЫШЫННАН 

Урман бете 2-3 ел яши. Өлкән урман бетләре көз һәм яз айларында зур урман  хайваннарына ябышып аларның каннарын суыралар. Аннан ана бетләр җиргә йомырка салалар. Берничә атнадан йомыркадан личинкалар- җитлекмәгән бетләр барлыкка килә. Яз һәм җәй айларында вак хайван, тычканнар каны белән туеналар. Икенче елның язында нимфага әверелеп яңа үсеш стадиясе үтә һәм зур беткә әверелә.

Шулай ике еллык яшәү циклы дәвамында личинкалар һәм нимфалар зарарланган тычкан каны эчеп Лайм авыруы күчерәләр. Боррели зарарланган бет тукымасында бик тиз үрчи. Зарарланган бетләр башка иычканнарга, хайваннарга, шулай ук кешеләргә инфекция тарата.


11
май, 2012 ел
җомга

10 май көнне Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының  ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 75 тапкыр чыктылар. Республикабызда 5 янгын очрагы теркәлде, Янгыннарның сәбәпләре:  кыска ялганыш, ут белән саксыз эш итү, ут төртү һәм яшен сугу.  

Авыл халкы күреп ала да бу хакта тиз генә урманчыларга хәбәр итә. Хәлне килеп күрүче­ләр, янгын бик көчле булганга, ярдәмгә Биектау районында урнашкан III дәрәҗәле янгынга каршы урман-химик станция­сенә шалтыраталар. Алар исә, тиз арада килеп җитеп, заманча җиһазлар ярдәмендә янгынны сүндерә башлыйлар. Ә янгын ерак түгел урнашкан бакчачылар ширкәтенә таба үрмәли. Ярдәмгә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы килә. Бары шуннан соң гына янгынны сүндерергә мөмкин була.

Нәкъ шушы урында бу хәлгә нокта куеп торабыз. Чөнки ул уен гына иде. ТР Урман хуҗалыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр минис­трлыклары тарафыннан махсус өйрәнү уздырылды. Бу хәлләрне карап торгач, әле дә ярый чынбарлык түгел дип сөенеп куясың. Юкка гына: "Карактан кала, уттан калмый", – димәгәннәрдер инде.


10
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Дүрт көн ял вакытында, ягъни 6 майдан алып 9 майга кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең бүлекчәләре тревога буенча 262 тапкыр чыктылар. Республикабызда 44 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 4 кеше һәлак булды, 2 кеше җәрәхәтләнде.   Янгыннарның төп сәбәпләре  түбәндәгеләр: мичне артык кыздыру – 7 янгын, электр чыбыгының кыска ялганышы аркасында – 8 янгын, исерек килеш тәмәке тарту аркасында – 5 янгын, ут белән саксыз эш итү - 3 янгын,  ут төртүдән – 2 янгын, 19 янгыннарның сәбәпләре ачыклана.


5
май, 2012 ел
шимбә

Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча  идарәсе башлыгы эчке – хезмәт генерал майоры Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы Бөек Ватан сугыш ветераннарын Җиңүнең 67 еллыгы белән тәбрик итә.  

Хөрмәтле ветераннар!

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең барлык хезмәткәрләре исеменнән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67  еллыгы белән чын йөрәктән котлыйм.

Җиңү көне  - чын мәгънәсендә безнең өчен иң кадерле һәм бөек бәйрәм. Безнең тарихта бу көн иң изге булып санала.  Сугыш барлык халыкның язмышы аша узды. Татарстан гына да өч миллион халкыннан җиде йөз меңнән артык улын һәм кызын фронтка озатты. Шуларның яртысы диярлек сугыш кырларында мәңгегә ятып калды. Бөек Ватан сугышы җиңүчеләре турындагы якты хатирә мәңгелеккә шәһәр һәм авыл урамнары атамаларында, мәрмәр һәйкәлләрдә, музейларда саклана.


4
май, 2012 ел
җомга

БЕЛЕШМӘ

УРМАН ЯНГЫНЫ ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ЭШ ИТӘРГӘ

УРМАН ЯНГЫНЫ - үселекләрнең күзәтчелексез януы, шул исәптән агачларның янып, бушлык урыннары хасил булу, хайваннарның үсемлекләрнең үлүенә китерүче фактор.


3
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе

8 май көнне Бөек  Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан Апас районының Сабантуе мәйданында зур бәйрәм узачак.  Чакырылалар:

      - Бөек Ватан сугышы  ветераннары;

- Бөек Ватан сугышы  вакытында ятим калучы өлкәннәр;

        - Сугыш елларыннан соң авыл хуҗалыгында фидакарь хезмәт күрсәткән, югары нәтиҗәләргә ирешкән райондашлар.


2
май, 2012 ел
чәршәмбе

Өч көн эчендә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының  ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 309 тапкыр чыктылар. Республикабызда 33 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 3 кеше һәлак булды, 1 кеше җәрәхәтләнде, 14 кеше коткарылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International