Кичә Кама Тамагы районында Идел елгасында Куйбышев затон бистәсе тирәсендә Буа шәһәренең беренче зональ эзләү – коткару отрядының коткаручылары 1974 елгы ир кешене коткардылар.
Ачыклаганча, әлеге ир 13 май көнне резина көймәдә балык тотарга чыккан. Җил чыгып аны ярга кагып куйган. Мөстәкыйль үзе балкычы кире кайта алмаган, чөнки аның көймәсе яраксыз булган. Әлеге вакыйга турында коткаручыларга узып баручылар хәбәр иткән. Кич белән эзләү - коткару операцияне алып барырга авыр булганлыктан, эзләү эшләрен коткаручылар икенче көннең иртәнге яктан башлаганнар. Катер белән югалган балыкчыны коткаручылар берничә сәгать дәвамында эзләгәннәр. Балыкчыны бер утрауда табып алганнар. Ул уңышлы гына утрауда төн кунып чыккан, ашыгыч ярдәм аңа таләп ителмәгән. Коткаручылар аны ярга алып чыктылар һәм вакыйганың сәбәбен ачыклау өчен Кама Тамагы районының эчке эшләр идарәсенә тапшырганнар.