Беренче июньгә кадәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәнең дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә инспекторлары балалар сәламәтләндерү лагерьларын, мәктәп лагерьларын янгын куркынычсызлык хәленә тикшерү эшләрен алып бардылар. Җәй көне 110 балалар сәламәтләндерү лагерьлары эшләргә тиеш.
Агымдагы елның узган биш аенда район территориясендә булган җиде янгында бер кеше зыян күргән, биш бина һәм бер авыл хуҗалыгы техникасы янып беткән.
Янгыннар 470 мең сумлык зыян китергән (узган елны шул чорда тугыз янгында өч кеше һәлак булды, берсе җәрәхәтләнде).
Узган тәүлектә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы ТР буенча идарәсенең янгын сүндерү бүлекләре хезмәткәрләре чакыру буенча 54 тапкыр барган . Республикада 7 янгын чыккан. Ике кешенең гомере өзелгән. 15 кеше коткарылган.
Янгыннарның сәбәбе: ут белән саксыз эш итүдән 1 янгын, кыска ялганыштан 4 янгын, мичне артык кыздырудан 2 янгын, 6 янгынның сәбәбе ачыклана.Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
Узган тәүлектә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы ТР буенча идарәсенең янгын сүндерү бүлекләре хезмәткәрләре чакыру буенча 71 тапкыр барган - 1 тапкыр кипкән үләнне, 11 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 7 янгын чыккан.
Районда янгын хезмәте бүлекчәләреннән ерак урнашкан торак пунктлар бар, Федераль Законда каралган “Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында техник регламент” (№ 122, 22.07.2008 ел) нигезендә аларга янгын сүндерү машиналары 20 минут эчендә килеп җитә алмый. Бу очракта аеруча нәтиҗәле чара булып ирекле янгын хезмәте оештыру тора. Ул утка каршы көрәштә гражданнар (профессиональ булмаган) берләшү максатында оештырыла.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 95 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Янгыннарның сәбәбе: янгын белән саксыз эш итүдән 4 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, тәмәке төпчегеннән 1 янгын 4 янгынның сәбәбе ачыклана.
Россия Федерациясе гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалардан килгән зыянны бетерү министры итеп Пучков Владимир Андрей улы билгеләнде. Элек ул статс – секретарь – министр урынбасары булып эшләде.
Бүген 03.20 минутта Яр Чаллыда “КАМАЗ” заводының йөк порты тирәсендә 6нчы зональ эзләү – коткару отрядының коткаручылары 17 -19 яшь тирәсендәге 7 яшүсмерне коткардылар. Алар Кама елгасында йөзә торган саунада булганнар.
Бүген Казаның 1 нче номерлы коррекцион интернат мәктәбендә балалар саклау көне ике этапта узды. Беренче этап булып укытучылар эвакуация оештырдылар, икенчесе балаларга кунакка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәнең хезмәткәре килде, ул янгын куркынычсызлык һәм суда үзеңне тоту кагыйдәләре буенча дәрес уздырды.
15 май көнне янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 70 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. 13 кеше коткарылган. Янгыннарның сәбәбе: янгын белән саксыз эш итүдән 3 янгын, кыска ялганыштан 1 янгын, 4 янгынның сәбәбе ачыклана.