8 май көнне Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан Апас районының Сабантуе мәйданында зур бәйрәм узачак. Чакырылалар:
- Бөек Ватан сугышы ветераннары;
- Бөек Ватан сугышы вакытында ятим калучы өлкәннәр;
- Сугыш елларыннан соң авыл хуҗалыгында фидакарь хезмәт күрсәткән, югары нәтиҗәләргә ирешкән райондашлар.
Бәйрәм программасы
8.30 – 9.20 – Мемориаль комплекста чәчәкләр кую.
9.20 – 10.00 – Театральләшкән күренеш – үзәк мәйдан.
10.00 – Бәйрәм ачу тантанасы, тәбрикләүләр – үзәк мәйдан.
11.00 – Милли көрәш – үзәк мәйдан.
11.30 – Ат чабышы – ипподром.
10.00 - балалар уеннары – балалар мәйданчыгы.
- Спорт ярышлары: волейбол, мини-футбол, – спорт
мәйданчыгы.
- Кәмит.
Бәйрәмдә Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш вакытында ятим калучы өлкәннәр, сугыш елларыннан соң авыл хуҗалыгында фидакарь хезмәт күрсәткән, югары нәтиҗәләргә ирешкән райондашлар өчен чәй табыннары оештырыла.
Барлык бәйрәмгә килгән кунакларга кыр ашханәсендә пешкән бушлай ботка һәм коймак белән чәй, иң яхшы сәүдә оешмалары, шәхси кибетләр, тәм-том, сувенир-бүләкләр сәүдәсе тәкъдим ителә.