БЕЛЕШМӘ
УРМАН ЯНГЫНЫ ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ЭШ ИТӘРГӘ
УРМАН ЯНГЫНЫ - үселекләрнең күзәтчелексез януы, шул исәптән агачларның янып, бушлык урыннары хасил булу, хайваннарның үсемлекләрнең үлүенә китерүче фактор.
НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ:
Ø Якындагы сулыкка чумыгыз
Ø Юеш кием белән капланыгыз
Ø Юеш яулык яки чылатылган кием аркылы сулагыз
Ø Кислород җитмәгәндә җиргә иелегез
Ø Урман янгынын әйләнеп узмагыз
Ø Ялкын фронты буенча чабыгыз
Ø Урманнан тиз генә җилле якка чыгыгыз
УРМАНДА, ЯНГЫН ЧЫККАН УРЫНДА :
ü Ялкынның таралуын һәм җилнең кайсы якка исүен билгеләгез
ü Урманнан куркынычсыз урынга чыгу юлын табыгыз
УРМАНДА ЗУР БУЛМАГАН ЯНГЫННЫ СҮНДЕРҮНЕҢ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК КАГЫЙДӘЛӘРЕ:
· Төтен исен сизүгә, нәрсә һәм кайда янганын билгеләгез
· Куркынычсызрак урынга күчегез
· Зур булмаган янгынны сүндерергә уйласагыз, торак пунктына ярдәм сорарга җибәрегез
· Зур булмаган янгынны якындагы сулыктан су белән сибегез аны яки аны җир белән томалагыз
· 1,5 -2 метр мәйдандагы ялкынны яфраклы агач ботагыннан ясалган себерке белән себерегез яки юеш кием , тыгыз тукыма белән.
· Җирдәге кечкенә генә янгынны таптагыз , аңа агачларга күчәргә мөмкинлек бирмәгез
· Утның бөтенләй сүнгәненә ышанмыйча, янган җирдән китмәгез
ЯНГЫН МӘЙДАНЫННАН ЧЫГУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ:
§ ялкынның сездән кайсы якта булуын һәм җилнең кая таба искәнен билгеләгез;
§ куркыныч мәйданыннан янгынның буйга таба таралуы буенча чыгыгыз.
УРМАНДА ЯНГЫН КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАН ЧОРДАРӨХСӘТ ИТЕЛМИ:
- ачык ут белән кулланырга;
- ауга чыккач, тиз кабынып китә торган яки пыскучы материалдан эшләнгән чистарткычлар кулланырга;
- янучы матдәләр сеңдерелгән яки майлаган материалларын калдырырга;
- двигательнең багын ягулык белән тутырырга, төзек булмаган машина кулланырга, тартырга яки машинага ягулык салган вакытта ачык ут кулланырга;
- шешәләрне яки пыяла ватыкларын калдырырга, чөнки алар кабызгыч линза ролен үтәргә мөмкин;
- агач асларындагы, урман аланындагы үләнне, кырлардагы, урмандагы каты кураларны яндырырга;
- яшь ылыс үсентекләре янында, торфлыкларда, урман яраларында, коры яфрак өелгән урыннарында учак ягарга .
БУ КАГЫЙДӘЛӘРНЕ БОЗГАН ОЧРАКТА, ГАЕПЛЕЛӘР ТӘРБИЯВИ, АДМИНИСТРАТИВ ЯКИ ҖИНАЯТЬ ҖАВАПЛЫЛЫГЫНА ТАРТЫЛАЛАР