ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2012 ел
шимбә

Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 108 тапкыр юлга чыккан. 27 апрель көнне булган мәгълүматлар буенча, республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 1 кеше һәлак булган, 1 кеше җәрәхәтләнгән, 21 кеше коткарылган. Ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә 1 янгын чыккан, ут төртү нәтиҗәсендә - 2 янгын, кыска ялганыштан – 2 янгын, билгесез сәбәпләр буенча  - 2 янгын. Зональ эзләү – коткару отрядының дежур сменасы тревога буенча 10 тапкыр юлга чыккан.


27
апрель, 2012 ел
җомга

27 апрель көнне Татарстан Республикасының янгынга каршы дәүләт хезмәте үз бәйрәмнәрен профессиональ яктан билгеләп үттеләр. Тантаналы чара Россиянең янгынга каршы  хезмәтенә 363 ел тулуына багышлап, вафат булган янгын сүндерүчеләрен искә алу митингтан башланды. Митингны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәнең беренче урынбасары эчке - хезмәт полковнигы  Таһир Каримуллин башлады. Ул хезмәттәшләрне, ветераннарны һәм кунакларны ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбрик итте.


25
апрель, 2012 ел
чәршәмбе

Быел 3 айда гына да республикада 784 янгын чыгып, 73 кеше шунда үлгән һәм 70е пешкән, каза күргән. Муниципалитетларда, шул исәптән авылларда чүп, иске салам яндырырга ярамый – монысы ел әйләнәсе гамәлдә.

25 апрельдан 15 майга кадәр Татарстан территориясендә аеруча янгын куркынычлыгы режимы кертелде.


24
апрель, 2012 ел
сишәмбе

23 апрель көнне янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 103 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән. Бер кешенең гомере өзелгән. Янгыннарның сәбәбе: кыска ялганыштан 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән 3 янгын, ут төртүдән  2 янгын 2 янгынның сәбәбе ачыклана. Питрәч районының Тагашево авылында беркатлы агач йортта янгын чыкты. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр 1957 елгы йорт хуҗасының мәетен табалар. Фаҗига ут белән саксыз эш итүдән  чыккан дип фаразлылар.


23
апрель, 2012 ел
дүшәмбе

Казан дәүләт университеты  Яшел Үзән филиалы бинасы тирәсендә җыелган суда кондызның каян килеп чыгуы беркем дә аңламады.  Башта аны эт дип санаганнар. “Мин төшке аштан кайтып бара идем, җыелган суда кызгылт көрән төсендәге тире күреп алдым, башта мин аны урам эте дип уйладым, - дип сөйләде Валентина Потапова, Казан дәүләт университеты  Яшел Үзән филиалы укыту бүлегенең белгече.


19
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш  идарәдә строевой смотр узды, барлык шәхси состав җәйге киемгә күчте. 


18
апрель, 2012 ел
чәршәмбе

БЕЛЕШМӘ

УРМАН ЯНГЫНЫ ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ЭШ ИТӘРГӘ

Урман янгынны - үсемлекләрнең күзәтчелексез януы, шул исәптән агачларның янып, бушлык урыннары хасил булу, хайваннарның үсемлекләрнең үлүенә китерүче фактор.


17
апрель, 2012 ел
сишәмбе

17 апрель көнне Татарстанда су басуы күзәтелми.  Барлык проблемалы районнарда су шактый кимеде. Эвакуацияләнгән кеше үз йотларына кайтты. Киләчәктә су басу куркынычы юк. Республика территориясен күзәтүче, ташу хәлен контрольдә тотучы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең оператив штабы үз эшен тәмамлады. 

 

 


16
апрель, 2012 ел
дүшәмбе

Соңгы мәгълүмат буенча Әгерҗе районының Иж Бубый авылында су кимеде. Йортларга су керү куркынычы юк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге районы контрольдән төшерде. Хәзерге вакытта контрольдә  Биектау районында Чубар авылының 2 йорты тора. Бу йортларда 7кеше яши, шуларның 1 бала. Алар барысы да туганнарына   эвакуацияләнде.

 

 


12
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Баулы районының Исергәп авылындагы ташу хәле тулаем стабильләште. Су китте, халык үз йортларына кайтты. Шулай ук Уба авылы тирәсендәге Ык елгасының биеклеге 385 см кимеде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International