Дүрт көн ял вакытында, ягъни 6 майдан алып 9 майга кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең бүлекчәләре тревога буенча 262 тапкыр чыктылар. Республикабызда 44 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 4 кеше һәлак булды, 2 кеше җәрәхәтләнде. Янгыннарның төп сәбәпләре түбәндәгеләр: мичне артык кыздыру – 7 янгын, электр чыбыгының кыска ялганышы аркасында – 8 янгын, исерек килеш тәмәке тарту аркасында – 5 янгын, ут белән саксыз эш итү - 3 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, 19 янгыннарның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 35 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 63 тапкыр чыктылар. Шуларның 30 тапкыр ишекләрне ачу буенча, 10 тапкыр ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү, башка чакырулар буенча – 26 тапкыр.