Түбән Каманың укыту – өйрәнү полигонында ФКУ ОФПС (федераль янгынга каршы 1 отряды) “ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтенең янгын сүндерү хезмәтенең иң яхшы хезмәткәре” исеменә республиканың күрсәтү-конкурсы узды.
Конкурсны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарә җитәкченең урынбасары эчке хезмәт полковнигы Мотыгуллин Рафаил Нурхамет улы ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларга уңышлар теләде.
Катнашучылар теорияне (ул үз эченә махсус, тактик, медецина эзерлекләрен ала) һәм практиканы (янгын – строевой эзерлек буенча нормативларны башкару, укыту бинаның дүртенче катына менү, 100 метрны полосаны ерып чыгу, 1000м. кросс, күтәрелү) бирделәр.
Кискен көрәштә беренче урынны, Түбән Кама шәһәре ТР буенча федераль янгынга каршы 1 отрядының янгын сүндерү хезмәтенең хезмәткәре Андрей Чуев яулады (150 балл), 2 урынны Казан шәһәре Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәнең кризис хәлләр идарә үзәгенең хезмәткәре Гирфанов алды (145 балл), 3 урынны Яр Чаллы шәһәре федераль янгынга каршы 15 отрядының хезмәткәре Ахмадиевка бирделәр (141,5 балл).