Авыл халкы күреп ала да бу хакта тиз генә урманчыларга хәбәр итә. Хәлне килеп күрүчеләр, янгын бик көчле булганга, ярдәмгә Биектау районында урнашкан III дәрәҗәле янгынга каршы урман-химик станциясенә шалтыраталар. Алар исә, тиз арада килеп җитеп, заманча җиһазлар ярдәмендә янгынны сүндерә башлыйлар. Ә янгын ерак түгел урнашкан бакчачылар ширкәтенә таба үрмәли. Ярдәмгә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы килә. Бары шуннан соң гына янгынны сүндерергә мөмкин була.
Нәкъ шушы урында бу хәлгә нокта куеп торабыз. Чөнки ул уен гына иде. ТР Урман хуҗалыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары тарафыннан махсус өйрәнү уздырылды. Бу хәлләрне карап торгач, әле дә ярый чынбарлык түгел дип сөенеп куясың. Юкка гына: "Карактан кала, уттан калмый", – димәгәннәрдер инде.
Ә янгын сүндерү өчен әзерлек, чыннан да, зурдан. 2010 елдагы корылык җитәкчеләрне "аякны алдан киеп куярга" өйрәткән, күрәсең. "Үзең үк җибәргән хаталар өстендә өйрәнергә туры килә. 2010 елда 99 тапкыр урман янды. Аллага шөкер, 2011 елны бер генә очрак та булмады. Быел да янгынга ирек бирмәскә, дигән бурыч куйдык", – ди урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев.
2011 елда янгынга каршы көрәшү өчен 240 миллион сумлык техника сатып алынган. "Урманчылар соңгы 20 елда мондый хәлне күрмәгән иде. Хәзер янгынны булдырмас өчен шартлар җитәрлек. Шуңа күрә бер генә очрак та булырга тиеш түгел. Бүгенге өйрәнүләргә килгәндә, егетләр эшләрен бик яхшы башкарды", – ди министр.
Тик менә өйрәнүләр вакытында ярдәмгә килгән МИ-8 вертолетының 7-8 тапкыр узып та, янгынны сүндерә алмавы гына шаккатырды. Баштарак, бәлки шулай кирәктер дигән фикергә килгән идек, артыкка киткәч, әзерлек җитмәвен аңладык. Әле ярый, Биектау җирләре чынлап янмый. Белгечләр моны: "Көн дә эшләгән эшне генә оста башкарып була, тәҗрибә юк", – дип аңлата.
Р.S. 2011 елда Татарстанда беренче тапкыр агач утырту көне уздырыла. Узган ел республикада 2 миллионнан артык агач үсентеләре утыртылган иде. Әлеге чарада дәүләт җитәкчеләре, төрле оешма вәкиләреннән торган 30 меңнән артык кеше катнашты. Быел бу эш Универсиадага әзерлек кысаларында башкарыла. Республиканың экологик йөзен тагын да ямьлерәк итәргә теләгән һәркем 12 майда агач утыртырга чыга ала. Андыйларны башкаланың Совет районында урнашкан Каенлыкта көтәләр.
Ватаным Татарстан