Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы эчке – хезмәт генерал майоры Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы Бөек Ватан сугыш ветераннарын Җиңүнең 67 еллыгы белән тәбрик итә.
Хөрмәтле ветераннар!
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең барлык хезмәткәрләре исеменнән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы белән чын йөрәктән котлыйм.
Җиңү көне - чын мәгънәсендә безнең өчен иң кадерле һәм бөек бәйрәм. Безнең тарихта бу көн иң изге булып санала. Сугыш барлык халыкның язмышы аша узды. Татарстан гына да өч миллион халкыннан җиде йөз меңнән артык улын һәм кызын фронтка озатты. Шуларның яртысы диярлек сугыш кырларында мәңгегә ятып калды. Бөек Ватан сугышы җиңүчеләре турындагы якты хатирә мәңгелеккә шәһәр һәм авыл урамнары атамаларында, мәрмәр һәйкәлләрдә, музейларда саклана.
Сугыш кырында һәм фронт тылында Сез дусларыгызны, иптәшләрегезне югалттыгыз, үзегезне кызганмыйча барлык рухи һәм физик көчегезне биреп рәхимсез дошман белән көрәштегез. Сез үзегезнең намусны һәм азатлыгызны яклап калдыгыз. Бөек Җиңүнең яулаган кыймәтен 67 ел буена да, 100 ел буена да онытырлык түгел. Үз гомерләрен дөнья иминлеге өчен биргән ватандашларыбызны без һәрвакыт хәтерлибез. Хөрмәтләре ветераннар без сезнең белән горурланабыз! Сез куркыныч сугыштан соң да, үз хезмәтегезне янгын сүндерү сагында, гражданнар оборонасы гаскәрендә дәвам иттегез. Бүген МЧС хезмтәкәрләре сезнең үрнәгегезгә карап, хезмәт итәләр. Халкыбыз, илебез хакына кылган батырлыкларыгыз һәм чыдамлыкларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Хөрмәтле ветераннар, сезгә ихлас күңелдән хәерле озын гомер, тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш телим.
Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!