10 май көнне Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 75 тапкыр чыктылар. Республикабызда 5 янгын очрагы теркәлде, Янгыннарның сәбәпләре: кыска ялганыш, ут белән саксыз эш итү, ут төртү һәм яшен сугу.
Яшен аркасында Менделеевск районында Киров урамында шәхси йортта янгын чыкты. Утны күршеләр күреп ала һәм янгын сагына хәбәр итә. Янгынның мәйданы 107 кв.м. тәшкил итә. 7 минуттан соң янгынны сүндерәләр.