Өч көн эчендә республикада 33 янгын очрагы теркәлде

2012 елның 2 мае, чәршәмбе

Өч көн эчендә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының  ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 309 тапкыр чыктылар. Республикабызда 33 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 3 кеше һәлак булды, 1 кеше җәрәхәтләнде, 14 кеше коткарылды.

Янгыннарның төп сәбәпләре  түбәндәгеләр: мичне артык кыздыру аркасында  – 4 янгын, кыска ялганыш аркасында –11янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында –7 янгын, балалар шуклыгы аркасында  – 1 янгын, 10 янгынның  сәбәбе ачыклана.

Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 28 тапкыр чыктылар. Шуларның 9 тапкыр ишекләрне ачу буенча, 2 тапкыр ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү, башка чакырулар буенча – 10 тапкыр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International