ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2009 ел
чәршәмбе
 

Зәй районның Пальчиково бистәсе янында Чаллының №6 ЗПСО  коткаручылары Зәй елгасыннан 1994 елгы Яруллин Айратның үле гәүдәсен алдылар һәм РОВД хезмәткәрләренә тапшырдылар.


8
июнь, 2009 ел
дүшәмбе
 

Бүген Авиатөзелеш районның Щербакова поселыгында гидрантларның төзеклегенә Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның федераль янгынга каршы  хезмәткәрләре кабаттан тикшерү уздырдылар, әлеге поселыкның янгынга каршы су белән тәэмин итү проблемасы, үзеннән –үзе хәл ителде.

    МЧС хезмәткәрләре суүткәргеч коеның капкачын ачкач, янгын колонкасын урнаштыра торган стоякның урнашуын күреп гаҗәпләнделәр. Автоцистерна су алыр өчен, янгын колонкасына янгын җиңе тоташтырыла. Димәк, хәзер янгын сүндерү машинасына күрше поселыкка барырга туры килмәс, чөнки төзекләндергән гидрантлар  янгын сүндерүчеләр өчен Щербаков поселыгында да бар.  Ләкин ни өчен аны төзәтер өчен 30 май фаҗигасен көтәргә туры килде.


3
июнь, 2009 ел
чәршәмбе
 

     “Җәй” Үзәге хәбәр итүенчә башкалыбызда җәйге ял вакытында 115 лагерь балаларны кабул итәчәк. Хәзерге вакытта янгын дәүләт надзор хезмәткәрләре башкалыбызның 88 лагерен тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәсендә янгын куркынычсызлыгы буенча 855 җитешсезлекләр табылды.

     Нәкъ менә бүген дә,  Яшел Үзән районының “Пионер” лагерендә янгын дәүләт надзор инспекторлары планлаштырылмаган тикшерү уздырдылар.  Ә, планлаштырылган тикшерү исә әлеге лагерьнең “Курорт” операция нигезендә  16 майда узды. Тикшерүләр күрсәтүенчә лагерьдә әле һаман йокы бүлмәләрендә автоматик янгын сигнализациясе куелмаган. Сигнализация булган вакытта, янгын чыккан урыннынан лагерьнең саклау пультына сигнал килә.


29
май, 2009 ел
җомга
 

     Кама арты гражданнар оборонасы штат булмаган авария – коткаруны формалаштыру,  мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләүне хәл итү өчен яңа технология эшләрен практикада кулланып карарга эзер.  

 

     Балалар ял итү лагерендә янгын чыккан  очракта, беренче чиратта нишләргә, янгын вакытында   балаларның травматизмын һәм үлемен булдырмас өчен – Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре “Горьковец” балалар савыктыргыч лагерь базасында оештырылган янгын – кунегү  өйрәтмәләрендә өйрәнделәр. Традицион рәвештә мондый өйрәтмәләрне балаларның лагерьга килү алдыннан уздыралар.  


28
май, 2009 ел
пәнҗешәмбе
 

     Шом сиренасы, анык командасы, кысылган тимернең чатнавы, бензорезның сызгыруы, янгын автоцистернаның көче – меңләгән  малайлар һәм кызлар  Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе коткаручыларның һәм янгын сүндерүчеләрнең көндәлек эшләренең шаһитлары булдылар. Алар “Аварияле төшү” театрләштерелгән күрсәтмә алдыннан, үз күзләре белән махсус янгын сүндерү, коткару янгын – техник корылмаларын күрделәр. Иң актив булганнарга  янгын – спорт ярышында һәм янгын хәрби киемен киеп карау мөмкинлеге булды.


19
май, 2009 ел
сишәмбе
 

Җәйге ял вакытларында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренең баш почмагында гына тормый, ә башкаланың җитәкчеләренә дә кагыла.


9
май, 2009 ел
шимбә
 

9 май көнне Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышына 64 ел тулуына зур тантана узды. Тантананың кульминацион ноктасы булып Меңъеллык мәйданында хәрби парадның узуы булды. Казан Кремель стеналары кырыеннан икенче Бөтендөнья сугыш вакытыннан Кызыл Армия солдатларының хәрби киемен киеп, колонна узу гадәте, яңадан торгызылды. Концерт программасында меңгә якын артистлар һәм башкаручылар катнашты.


8
май, 2009 ел
җомга
 

Бүген Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең бинасында янгынга каршы дигән темага иң яхшы рәсем, инша һәм кулланма эшләрне республика конкурсында катнашкан укучыларны бүләкләделәр. Татарстанның барлык республика мәктәбеннән балалар иҗат конкурсында 17 укучы җиңүче булды. Мондый казаныш алган укучыларны Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең җитәкчесе, гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин махсус үзе котлады. Министр билгеләп үтүенчә конкурста катнашу – ул янгын куркынычсызлыкны пропагандылауның иң зур өлеше.


4
май, 2009 ел
дүшәмбе
 

Бакча участкаларында янгынның ешаю аркасында республика хөкүмәтен 27 апрельдән Татарстанның ял итү базаларында һәм бакча җәмгыятенең территорияләрендә янгынга каршы катгый режим кертергә мәҗбүр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International