ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2011 ел
дүшәмбе

30
август, 2011 ел
сишәмбе

Мәскәү – Уфа юлының 871 чакрымындагы юл – транспорт һәлакәте турындагы хәбәр  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кризис хәлләр идарә итү үзәгенә 21 сәг. 55 мин. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан килә.


27
август, 2011 ел
шимбә

26.08.2011 ел 24.45 Казан шәһәре, Урман гавань култыгы, елга порты акваториясе, Идел елгасы.

Кроунлайн – 270 CR мотор катеры баржа белән бәрелеште. Катер белән 1982 елгы ир кеше идарә итте. Нәтиҗәдә катерның уң як борты ватылды, катерны су басу куркынычы булмады. 1982 елы ир кеше төрле тән җәрәхәтләре белән КНИИТОга озатылды.


22
август, 2011 ел
дүшәмбе

Мамадышта шәхси йортта көчле янгын чыга. Күршеләре әйтүенчә, бу йортта яшәүче гаилә спиртлы эчемлекләр белән бик дус булган.


16
август, 2011 ел
сишәмбе

 

Республикада хәзер “Торак-2011” янгыннарга каршы профилактика чаралары үткәрелә

Быел 7 айда Татарстанда 2078 янгын булган (былтыргы шушы ук вакыттагыдан 7 процентка кимрәк). “Кызыл әтәч” китергән зыян 38 млн. сумлап исәпләнә (узган елгы 7 айдагыдан 66 процентка кимрәк). Янгыннарда быел 174 кешенең гомере өзелгән, 152сенең тәне каза күргән (былтыр 7 айда 184 кеше үлгән һәм 158енең тәне зыян күргән иде).


11
август, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Кичә башкаланың Җиңү Проспекты урамнда пассажир автобусы җәмәгать транспорты тукталышында торучыларны бәрдергән. Һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән.


10
август, 2011 ел
чәршәмбе

Бүген Парин урамындагы 2013 елгы Универсиада объектында төзелеш күперчәләре җимерелеп төшү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, 8 е хастаханәгә озатылды.
Аларның 7 се Казанның Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, берсе Республика клиник хастаханәсенә китерелде. 


5
август, 2011 ел
җомга

“Коткару бөятен дөрес тот һәм ераграк ыргыт, ләкин шуны онытма ул бата торган кеше өстенә түгел, ә янына төшәргә тиеш” , - дип өйрәтте Машаны коткаручы. Мондый өйрәтмәләрне бүген “Заречье” балалар сәламәтләндерү лагерендә барлык балалар да үттеләр. “Куркынычсыз җәй”  эгида астында узган әлеге кызыклы һәм бик кирәкле чараны бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр минситрлыгы ТР буенча баш идарә хезмәткәрләре, коткаручылар һәм ОСВОД хезмәткәрләре уздырдылар. Шулай ук, оештыручылар балаларга батучыга беренче ашыгыч ярдәм чараларын һәм гадәттән тыш хәл булган вакытта коткаручылар нинди коткару җиһазлар белән кулланганын күрсәттеләр.       


28
июль, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен янгыннарда меңләгән кеше һәлак була. Янгыннарның яртысы балалар шуклыгы аркасында чыга. Ярты  ел эчендә янгын 9 баланың гомерен өзде.


25
июль, 2011 ел
дүшәмбе

Бүген 2 сәгать 55 минутта эзләү операциясе барышында Идел төбеннән су өстенә күтәрелгән “Булгария” теплоходында ике хатын-кыз мәете табылды. Алар трюмның алгы өлешендә 25 нче һәм 46 нчы каюталарда булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International