Янгын сүндерүчеләр КВН уйный

2011 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Испекторлар җәһәннәмдә, җитәкченең урынбасары ялган детекторда, ә янгынны балалар сүндерәләр! Мондый гәдәти булмаган хәлнең шәһиты булып, узган атнаның җомгасында булырга мөмкин иде.  Әлеге хәлне  “ТР буенча 2 ОФПС”  баш идарәнең янгын сүндерү сагының  КВН командаларның вәкилләре  тормышка ашырды.

Күңелле һәм тапкыр янгын сүндерүчеләрне  Лениногорск  районының 11 янгын сүндерү сагының актлар залы кабул итте. Барлыгы КВНда катнашырга төрле шәһәрләрдән, регионнан 12 янгын сүндерү сагы килде.  Конкурс дүрт этаптан торды.  Беренче этапта, гадәттәгечә, командалар залда утыручыларны сәламләделәр. 

Үткен мәзәкләр, тамашачыны да, жюрины да ваемсыз калдырмады. Аннан соң, катнашучылар өй эшен, видео – сорауларга тиз арада җавап бирүне  күрсәттеләр.   

Кызыклы һәм мавыктыргыч уеннан соң җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны ике ел рәттән җиңү яулаган   11 нче янгын сүндерү сагының “Дважды первые”  командасы алды.  Икенче урынны  бер юлы ике команда яулады 9нчы янгын сүндерү сагыннан “9 вал” һәм 81 нче янгын сүндерү сагыннан “81 регион”, өченче урынны 15 нче янгын сүндерү сагыннан “ Пятнашка” командасы алды.  КВНның иң шәп номерлары, иң шәп уйнаучылар икенче отрядның җыелма командасына керәчәк, һәм республика этабында  җиңү яулар өчен көч көрәшәчәкләр. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International