Кичә башкаланың Җиңү Проспекты урамнда пассажир автобусы җәмәгать транспорты тукталышында торучыларны бәрдергән. Һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән. Иртәнге сәгать уннар тирәсендә “Хюндай” автобусын йөртүче тукталышта торучы дүрт кеше өстенә килеп менгән. 60 яшьлек хатын – кыз һәлакәт урынында җан биргән. Тагын бер ир кеше хастаханәдә аңына килә алмыйча үлгән. Хастаханәдә ике кеше ята. Фаҗига урынына ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, автобус йөртүче маневрның имин булу – булмавын тикшермәгән. Нәтиҗәдә тукталышка килеп кергән. Фаҗигадә зыян күрүчеләр машина юлында торган, дигән хәбәрне дә тикшерәчәкләр.
Мәгълүмат “Ватаным Татарстан” газетасыннан алынды