Ел саен янгыннарда меңләгән кеше һәлак була. Янгыннарның яртысы балалар шуклыгы аркасында чыга. Ярты ел эчендә янгын 9 баланың гомерен өзде.
Шырпы - балалар өчен уенчык түгел икәне һәркемгә дә билгеле кебек. Ләкин, шулай да, балаларның шуклыгы белән янгыннар чыгып тора. Әлеге күренеш кызганычка каршы сирәкләрдән түгел. Ярты ел эчендә балалар шуклыгы сәбәбе аркасында 22 янгын чыкты. Үзләренең уеннарында балалар еш кына шырпы куланалар, бу уенның ахыры нинди афәт, кайгы хәсрәт һәм күз яше белән тәмамлануын кызганычка каршы аңламылар.
25 июль көнне Кукмара районының Зур Сәрдәк авылында янгын сүндерү сагына сарай януы турында хәбәр килә. Беренче янгын расчетлары килгәч, сарай тулаем ялкын эчендә була. Янгынны сүндерү барышында янган хәрәбәләре арасыннан янгын сүндерүчеләр ике бала мәетен табалар малай 2006 елгы һәм кыз 2009 елгы. Янгын чыккан вакытта олылар балалар урамда кая һәм ничек уйнавына игътибар итмичә өйдә булалар. Соңыннан билгеләнгәнчә балалар күрше 2007 елгы малай янына уйнарга киләләр. Уен барышында алар шырпы алып кәгазъ яндыралар. Печән яна башлаганнан соң, 2007 елгы малай сарайдан чабып чыга, ә менә аңа килгән кунаклар шунда кала. Ата – аналары янгынны күргәч урамга чабып чыгалар, ләкин сарай әченә ул вакытта кереп булмый иде. Сарайда ике бала булганлыгын алар соңыннан гына беләләр. Малайлары шок хәленнән кайткач барысын да сөйләп бирә, ләкин ул вакытта соң була. Янгын сүндерүчеләр ул вакыта янгынны сүндереп бетерәләр иде. Ни өчен балалар күрше малай белән урамга чыкмадылар, ни өчен алар анда калдылар? Болар барысы да сорау астында кала.
Кызганычка каршы әлеге фаҗига беренчеләрдә түгел. Ата – аналарга түбәндәгене искә төшерәсе килә балалар өчен җаваплыкны нәкъ менә сез тотасыз, нәкъ менә сез нарасыйларыгызга кечкенә чагыннан ук янгын куркынычсызлыгы, янгын нинди фаҗигагә китерергә мөмкин турында сөйләргә, аңлатырга тиешсез.
Балалар ут белән уйнамас өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:
Янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга;
Янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәгәндә балалар алдында үзегезне үрнәк итеп куегыз;
Балалар күзалдыннан шырпыны, ут кабызгычны, шәмнәрне юк итергә;
Балаларга мичләрне, газ плитәләрен, элект җиһазларын элдертмәскә;
Балаларны үзләрен генә калдырмаска;
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча дәүләт күзәтүчелек идарә хезмәткәрләре ел саен балалар белән төрле профилактик эшләр үткәрәләр. Иң яхшы рәсем, инша, экскурсияләр, янгын сабантуйлары һәм башкалар.
Балалар турында кайгыртсак кына без алар шуклыгы аркасында чыккан янгыннарны киметә һәм аларны кисәтә алабыз, үзебезнең йортларыбызны, мал – мөлкәтебезне һәм иң мөһиме бала гомерен саклап кала алабыз.