Балалар лагерендә «Куркынычсыз җәй» дигән акция дәвам итә

2011 елның 5 августы, җомга

“Коткару бөятен дөрес тот һәм ераграк ыргыт, ләкин шуны онытма ул бата торган кеше өстенә түгел, ә янына төшәргә тиеш” , - дип өйрәтте Машаны коткаручы. Мондый өйрәтмәләрне бүген “Заречье” балалар сәламәтләндерү лагерендә барлык балалар да үттеләр. “Куркынычсыз җәй”  эгида астында узган әлеге кызыклы һәм бик кирәкле чараны бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр минситрлыгы ТР буенча баш идарә хезмәткәрләре, коткаручылар һәм ОСВОД хезмәткәрләре уздырдылар. Шулай ук, оештыручылар балаларга батучыга беренче ашыгыч ярдәм чараларын һәм гадәттән тыш хәл булган вакытта коткаручылар нинди коткару җиһазлар белән кулланганын күрсәттеләр.       

Лагерьнең спорт мәйданында өч йөзгә якын төрле яшьтәге бала җыелды. Башта балалар республикада нинди гадәттән тыш хәлләр булырга мөмкин  турында тыңладылар. Алар шулай ук, яшенән үзен ничек саклап калу нинди чаралар кулланырга турында белделәр.  Ә менә суда үзен ничек тотарга һәм батучыга коткару чаралары турында ОСВОД председателе Александр Коробицын сөйләде.  

Берникадәр лекциядән соң, оештыручылар балаларны өч төркемгә бүлделәр һәм практик эшенә күчтеләр. Бу исә, малайларны һәм кызларны бик кызыксындырды. Бер мәйданда коткаручылар үзләренең коткару җиһазларын күрсәттеләр, икенчесендә балаларга коткару бөятен ыргытырга өйрәттеләр, өченче төркемгә җәрәхәтләнүчегә беренче ашыгыч ярдәм ясарга өйрәттеләр.

- Миңа коткаручыларның  коткару җиһазлары ошады. Алар безгә тимер кисеп  һәм машина күтәреп күрсәттеләр, - үзенең тәэсирен Катя Курилева белдерде. – Шулай ук,  безгә янгын чыккан вакытта, җир тетрәүдә һәм батучыга коткару чараларын күрсәтергә өйрәттеләр. Болар барсы да бик кызык иде һәм әлбәттә тормышка бик кирәк нәрсә.  

Мондый өйрәтмәләрне коткаручылар белән бергә  без ел саен оештырабыз.  Бу өйрәтмәләрне кыш көнне мәктәпләрдә, җәй көнне исә балалар сәламәтләндерү лагерендә уздырабыз, - дип әйтте  ОСВОД председателе Александр Коробицын. – Безнең төп бурычыбыз – гадәттән тыш хәл чыккан вакытта үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү. Безнең тәҗрибәбез буенча мондый өйрәтмәләр балалар белемендә уңай йогынты ясый.

Җәй башынан алып коткаручылар, ОСВОД хезмәткәрләре һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең матбуган үзәгенең хезмәткәрләре 14 балалар сәламәтләндерү лагерендә булдылар. “Куркынычсыз җәй” дигән акция җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International