Суда булган фаҗига

2011 елның 27 августы, шимбә

26.08.2011 ел 24.45 Казан шәһәре, Урман гавань култыгы, елга порты акваториясе, Идел елгасы.

Кроунлайн – 270 CR мотор катеры баржа белән бәрелеште. Катер белән 1982 елгы ир кеше идарә итте. Нәтиҗәдә катерның уң як борты ватылды, катерны су басу куркынычы булмады. 1982 елы ир кеше төрле тән җәрәхәтләре белән КНИИТОга озатылды. Җәрәхәтләнүчене “ОС - 400” теплоход экипажы коткарды. Аның әйтүенчә катерда тагын ике кеше булды. Водолаз эшләре иртәнге алтындан алып барылды. Нәтиҗдә кече судноны тикшергәннән соң, югалган кешеләр табылмады, эзләнүләр акваториядә дәвам итә. Әлеге һәлакәтнең сәбәбен хокук  саклау органнары тикшерә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International