Бер төпчек

2011 елның 22 августы, дүшәмбе

Мамадышта шәхси йортта көчле янгын чыга. Күршеләре әйтүенчә, бу йортта яшәүче гаилә спиртлы эчемлекләр белән бик дус булган. Янгынның сәбәбен дә хуҗаларның берсе тәмәке төпчеген сүндермәү аркасында килеп чыккан дип аңлаталар. Фаҗигадә 1949 елгы хуҗабикә, аның 1974 елгы улы һәм алар белән торган 1948 елгы ир – ат янып үлгәннәр.  

 

Мәгълүмат “Шәһри Казан” газетасыннан алынган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International