Татарстанда янгыннар саны 2 меңне узып киткән, 174 кеше һәлак булган, шул исәптән 9 баланың гомере бөредә килеш көйгән

2011 елның 16 августы, сишәмбе

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Сергей Сергеев бүген “Татмедиа” мәйданчыгында журналистлар белән очрашып, шундый хәтәр статистик белешмә бирде.

Шулай ук янгыннарның күпчелеге чыга торган торак секторда ТР Министрлар Кабинетының 450 нче күрсәтмәсе белән майдан бирле “Торак-2011” янгыннарга каршы профилактика чаралары үткәрелә. Нәтиҗәдә, быел 198 профилактик төркем эшчәнлек алып бара. Анда янгын буенча күзәтчелек хезмәтенең 166 вәкиле, дәүләтнең янгынга каршы хезмәтеннән 1003 һәм эчке эшләр органнарының 235 хезмәткәре, җирле үзидарәләрнең 387 вәкиле, муниципалитетлардагы ирекле янгынчылык җәмгыятьләреннән 168 кеше, янгыннарны профилактикалау өлкәсендә эшли торган 50 инспектор җәлеп ителгән. Быел 7 айда шушы төркемнәр, янгыннарның күпчелеге шәхси секторларда булу сәбәпле, алардагы 166 меңнән күбрәк йортны, шулай ук гражданнарның мөшкел шартларда, сукбайлыкта тереклек иткән 5168 урынны карап, күп балалы эчкече хуҗалардан 3417 гаиләнең янгын куркынычсызлыгы буенча хәлләрен тикшереп, закон кысаларында чарасын күргән. Болардан тыш, зур шәһәрләрдәге гипермаркетлар, спорт объектлары, метро транспорты да янгын куркынычсызлыгы буенча “ОКСИОН” системасы аша пропагандалана һәм күзәтелә. “Карак үзенә кирәген генә ала, ә янгын – юлында очраган һәммәсен, бу дөньяда иң кадерлесен – кешеләр гомерен тартып алуга сәләтле янгыннан сак булырга, балаларны күз уңыннан ычкындырмаска, карт кешеләрне ялгыз калдырмаска кирәк”, - дип кисәтеп әйтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Сергей Сергеев халыкка мөрәҗәгать итеп.Тъ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International