Мәскәү – Уфа юлының 871 чакрымындагы юл – транспорт һәлакәте турындагы хәбәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кризис хәлләр идарә итү үзәгенә 21 сәг. 55 мин. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан килә. Питрәч муниципаль районының Керәшен Сәрдәсе торак пункт тирәсендә “Хундай” автобусы “КАМАЗ” йөк машинасы белән бәрелеште. ДТП нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булды, шуларның дүртесе хатын - кыз һәм бер бала. 11 кеше җәрәхәтләнде.Һәлакәт булган урынга Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча оператив төркеме, ЗПСО №2 коткаручылары, Питрәч районының янгын сүндерүчеләре, ашыгыч ярдәм һәм ГИБДД хезмәткәрләре чыктылар.