2013 елгы Универсиада объектында төзелеш күперчәләре җимерелү нәтиҗәсендә бер кеше үлде, 8 е зыян күрде

2011 елның 10 августы, чәршәмбе

Бүген Парин урамындагы 2013 елгы Универсиада объектында төзелеш күперчәләре җимерелеп төшү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, 8 е хастаханәгә озатылды.
Аларның 7 се Казанның Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, берсе Республика клиник хастаханәсенә китерелде. 
Гадәттән тыш хәл булган урында Казанның ашыгыч ярдәм һәм Республика катастрофалар медицинасы үзәге бригадалары эшли.
Вәзгыять ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховның шәхси контролендә. Зыян күрүчеләргә тиешле медицина ярдәме күрсәтелә, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

 Татар – информ мәгълүмат агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International