Кичә республикада 9 янгын булган. Алар нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм тәннәре зарарланганнар юк. Янгыннарның чыгу сәбәпләре түбәндәгечә: кыска ялганыш нәтиҗәсендә 4 янгын, мичне кулланганда янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында 2 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән 1 янгын, билгесез сәбәпләр буенча 1 янгын чыккан.
24 гыйнвар көнне Югары Ослан районында Куралова авылында янгын чыккан. Йорт януы турындагы хәбәр 112 нче янгын сүндерү сагына 14 сәг.00 минутта килеп ирешкән. Фаҗига булган урынга беренчеләр булып 14 сәг.04 мин. Куралово ирекле янгын сүндерүчеләре килгән.
Бүген Россия гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм системасы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясауга багышланган Бөтенроссия җыенында Татарстан Республикасының өч вәкилен бүләкләү тантанасы булды, дип хәбәр итә ТР буенча Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Равил Моратов Россия алдындагы хезмәтләре өчен Макаров пистолеты белән бүләкләнде.
24 гыйнвар көнне 12 сәгать 00 минутта Идел елгасында Аракчино – Югары Ослан боз өстеннән үтә торган юл ачылачак. Шул ук көнне Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре әлеге кичүне тикшерәчәкләр.
Кичә республикада 4 янгын булган. Алар нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, бер кеше җәрәхәтләнгән. Янгыннарның чыгу сәбәпләре түбәндәгечә: янгыннарның икесе исерек килеш тәмәке тартуыннан чыккан, берсе кыска ялганыштан, тагын берсенең сәбәпләре ачыклана.
Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 38 тапкыр юлга чыккан.
Тәмәкенең сәламәтлеккә зур зарар салуы турында инандырып тору кирәкмидер. Исерек килеш тәмәке пыскыту кешенең сәламәтлегенә зыян салып кына калмый, ә фаҗигале хәлләргә дә китерә.
Бөтен республикада ТРО “ВДПО” ТР, МОУ “ДПО ТР отрядлары”, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм муниципаль хакимият органнары катнашуы белән эш киңәшмәләре уза. Әлеге киңәшмәләр Казан, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Чистай отрядларында узды.
“Чүпрәле - Азык” җәмгыятеннән Виталий Мердеев һәм Владимир Мискин ирекле янгын сүндерүчеләр рәтенә басуларын нәкъ шулай аңлата. Чыннан да ирекле янгын сүндерү отрядына махсус рәвештә кешеләрне тупламыйлар, шулай да әлеге командада очраклы кешеләр дә юк.
Кичә республика янгын сүндерүчеләре 10 мәртәбә янгын сүндерергә чыктылар. Янгында бер кеше үлде.