Кичә республикада 4 янгын булган. Алар нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, бер кеше җәрәхәтләнгән. Янгыннарның чыгу сәбәпләре түбәндәгечә: янгыннарның икесе исерек килеш тәмәке тартуыннан чыккан, берсе кыска ялганыштан, тагын берсенең сәбәпләре ачыклана.
Аерым алганда көндезге уникеләр тирәсендә янгын сакчылыгы пультына йорт януы турында хәбәр килә. Килеп ирешкән хәбәрдән соң, янгын сүндерүчеләр янгын чыккан урынга 19 минут эчендә килеп җитә . Янган конструкцияләрен сүткәндә 1958 елда туган ирнең мәете табыла. Исерек килеш тәмәке тарканда саксызлык күрсәтү, ир өчен әнә шундый нәтиҗә белән тәмамлана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.