Республикада 9 янгын чыккан

2012 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә республикада 9 янгын булган. Алар нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм тәннәре зарарланганнар юк. Янгыннарның чыгу сәбәпләре түбәндәгечә: кыска ялганыш нәтиҗәсендә 4 янгын, мичне кулланганда янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында 2 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән 1 янгын,  билгесез сәбәпләр буенча  1 янгын чыккан.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

·         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

·         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

·         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

·         Төзек булмаган электр үткәргечтән , ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

·         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

·         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

·         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International