Равил Моратов һәм Татарстаннан ике янгын сүндерүче Мәскәүдә югары бүләкләргә лаек булды

2012 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

   Бүген Россия гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм системасы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясауга багышланган Бөтенроссия җыенында Татарстан Республикасының өч вәкилен бүләкләү тантанасы булды, дип хәбәр итә ТР буенча Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе.
   ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Равил Моратов Россия алдындагы хезмәтләре өчен Макаров пистолеты белән бүләкләнде.
   Шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән шәхси батырлыгы өчен “ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтенең 101 нче янгын сүндерү часте” дәүләт учреждениесе бүлеге командиры Илдар Исмәгыйлевка Батырлык ордены тапшырылды.
   “ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтенең 101 нче янгын сүндерү часте” дәүләт учреждениесе бүлеге командиры Раил Сәлимгәрәев “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде.
   Искәртеп узабыз, 2009 елда Равил Моратовның шәхси катнашы белән Республика янгынга каршы хезмәте, шулай ук Федераль янгынга каршы хезмәте бүлекчәләре оештырыла. Аның ярдәмендә үзгәртеп коруның беренче этабында Федераль янгынга каршы хезмәтенең 2267 кешене берләштергән 3 отряды төзелә.
    Р.Моратовның турыдан-туры ярдәмендә республикада “М-7 трассасында космик коткару коридоры” системасының сынау проекты гамәлгә ашырыла.
 

   Татар – информ мәгълүмат агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International