Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 38 тапкыр юлга чыккан. 19 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 1 кеше коткарылган, 1 кеше җәрәхәтләнгән. Исерек килеш тәмәке тарту нәтиҗәсендә 1 янгын чыккан, кыска ялганыштан – 2 янгын, газ җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгәннән – 1 янгын, билгесез сәбәпләр буенча – 4 янгын чыккан.