24 гыйнвар көнне 12 сәгать 00 минутта Идел елгасында Аракчино – Югары Ослан боз өстеннән үтә торган юл ачылачак. Шул ук көнне Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре әлеге кичүне тикшерәчәкләр.