“Үз иркебез белән...”

2012 елның 13 гыйнвары, җомга

“Чүпрәле - Азык” җәмгыятеннән Виталий Мердеев һәм Владимир Мискин ирекле янгын сүндерүчеләр рәтенә басуларын нәкъ шулай аңлата. Чыннан да ирекле янгын сүндерү отрядына махсус рәвештә кешеләрне тупламыйлар, шулай да әлеге командада очраклы кешеләр дә юк.

Бүген ирекле янгын сүндерү командасына җитәкчеләр тарафыннан ныклы игътибар бирелү нәтиҗәсендә аның үз кием формасы булдырылды.   Бер үк вакытта 114номерлы район янгын сүндерү часте базасында һәрдаим өйрәнүләр үткәрелә. Әлеге тырышлыкларның да нәтиҗәсе юк түгел. Республикада ирекле янгын сүндерүчеләр арасында үткәрелгән конкурста “Чүпрәле - Азык” җәмгыяте ирекле янгын сүндерүчеләре икенче урынны яулауга иреште. Ә инде РФнең Идел буе федераль округлары арасындагы конкурста безнең ирекле янгын сүндерүчеләр алтынчы урынны яулады. Оренбург шәһәрендә үткән әлеге конкурста 22 команда катнашты.

“Ирекле янгыннан саклау оешмасы турындагы”  РФдәге һәм ТРдагы Законнарны тормышка ашыру максатында район җирлегендә ирекле янгын сүндерүдә актив катнашучыларны теркәү документрлары булдырылды. Закон нигезендә әлеге кешеләр ТР ирекле янгын сүндерүчеләр реестрына кертеләчәк һәм аларга социаль ярдәм күрсәтү чаралары каралачак. Әлеге уңайдан районда яшәүчеләрне “Ирекле янгын саклау оешмасы”на  керергә тәкъдим итәбез. Әлеге оешмада булучыларның хезмәте бәяләп бетергесез. Нәкъ менә алар үзләре яшәгән җирлектә беренчеләрдән булып үт-күз чыга калган очракта көрәш алып баралар.    

В. Битяков,

114 номерлы район янгын сүндерү

 службасы начальнигы,

эчке служба подполковнигы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International