24 гыйнвар көнне Югары Ослан районында Куралова авылында янгын чыккан. Йорт януы турындагы хәбәр 112 нче янгын сүндерү сагына 14 сәг.00 минутта килеп ирешкән. Фаҗига булган урынга беренчеләр булып 14 сәг.04 мин. Куралово ирекле янгын сүндерүчеләре килгән. Алар килгәнче йортның чормасы һәм өстәп салынган бинасы янган. Янгыны сүндерүгә 1 “Б” стволы бирелгән. 12 минуттан соң Рус Макылы авылыннан ТР янгынга каршы хезмәтенең өстәмә көч килеп җиткән. Аннан соң Югары Ослан районының 112 нче янгын сүндерү сагыннан ике машина килгән. Нәтиҗәдә өстәмә бинаның түбәсе һәм әче янып беткән. Янгынның мәйданы 10 кв.м. тәшкил иткән. Янгын ут белән саксыз эш итүдән килеп чыккан дип фаразлылар.